Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ветераннар патриотизм турында

Ватанны саклаучылар көне алдындагы атна патриотик рухта тәрбияләүгә багышланды. Әлеге юнәлештә район ветераннар советы, эчке эшләр бүлеге ветераннар советы актив эшләде. Бу оешма вәкилләре Иске Үзи урта мәктәбендә булдылар. Искеүзилеләр район үзәге кунакларын колач җәеп каршы алдылар. Алар мәктәп музеенда да булдылар. Ә инде экспозиция белән танышканнан соң, актлар залында...

Ватанны саклаучылар көне алдындагы атна патриотик рухта тәрбияләүгә багышланды.


Әлеге юнәлештә район ветераннар советы, эчке эшләр бүлеге ветераннар советы актив эшләде. Бу оешма вәкилләре Иске Үзи урта мәктәбендә булдылар.


Искеүзилеләр район үзәге кунакларын колач җәеп каршы алдылар. Алар мәктәп музеенда да булдылар. Ә инде экспозиция белән танышканнан соң, актлар залында "Патриотизм дәресе" дип аталган чара үтте.


Укучыларны һәм укытучыларны Эчке эшләр бүлеге ветераннары советы рәисе Шамил Сәхабетдинов сәламлады. Ул хокук саклау хезмәткәрләренең һөнәре турында сөйләде. Алынган мәгълүматларга караганда, бу мәктәпне тәмамлаучылар армиядә хезмәт итүдән баш тартмыйлар. ОВД ветераннары советы әгъзалары Ирек Салахов, Рәмзия Бакирова булачак солдатларны чын күңелдән тәбрикләделәр.
Район ветераннар советы рәисе Евгений Копанев, яшь Ватанны саклаучыларга мөрәҗәгать итеп, Совет солдатларының Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыклары турында сөйләде.


"Патриотизм дәресе"ндә катнашучылар арасында эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Анатолий Скворцов чыгыш ясады.
-Иске Үзи мәктәбе укучылары арасында бер генә бала да балигъ булмаганнар бүлегендә исәптә тормый,-дип билгеләп үтте ул. -Димәк, монда тәрбия эше тиешле дәрәҗәдә алып барыла.


Мәктәп коллективы белән очрашуда ЮХИДИ бүлегенең пропагандалау буенча инспекторы Илшат Сибгатуллин да чыгыш ясады. Мәгариф бүлеге ветераны Николай Скворцов, Иске Үзи ветераннар советы рәисе Николай Артамонов, белем бирү учреждениесе директоры Любовь Гаврилова да балаларга мөрәҗәгать итте. Очрашу соңында балалар концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев