Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ветераннар өчен махсус палата ачылды

Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Мурзич Тимирясов авырып хастаханәдә ятканда үзен гади палатадан Аксубай районы ветераннары өчен заманча ремонтланган палатага күчерүләре турында сөйләде. - Аермасы сизелерлек, әлбәттә, - дип фикерләре белән уртаклашты сугыш ветераны. - Уңай шартлар. Ияләшергә кирәк әле, - дип елмайды ул. - Хөрмәт һәм игътибар элеккечә, чөнки...

Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Мурзич Тимирясов авырып хастаханәдә ятканда үзен гади палатадан Аксубай районы ветераннары өчен заманча ремонтланган палатага күчерүләре турында сөйләде.



- Аермасы сизелерлек, әлбәттә, - дип фикерләре белән уртаклашты сугыш ветераны. - Уңай шартлар. Ияләшергә кирәк әле, - дип елмайды ул. - Хөрмәт һәм игътибар элеккечә, чөнки минем турыда хастаханәдә бик яхшы кайгырталар. Табиблар да, шәфкать туташлары да хәлемне белешеп, бер генә үзгәрешне дә игътибардан читтә калдырмыйлар.


Заманча җиһазланган палатадагы пациентларның нинди шартларда яшәүләре белән танышырга район башлыгы Камил Гилманов та килде. Ул ветеранның сәламәтлеге белән кызыксынды.


- Елисей Мурзич, тизрәк терелеп чыгуыгызны телим, - дип теләкләрен юллады район башлыгы, күчтәнәч пакетын тапшырып.


Чыннан да, ветераннар өчен бер урынлы бүлмәдә шартлар бик яхшы. Стеналарда - обойлар, тәрәзәдә - жалюзи (стационарда яткан кешеләр монда көннең беренче яртысында кояшның ничек кыздырганын беләләрдер), көнкүреш техникасы - СВЧ-мич, суыткыч, телевизор, электр чәйнеге. Хәл белергә килүчеләр өчен кәнәфи бар, картиналар эленгән. Ә иң мөһиме - аерым санузел, анда душ, раковина. Кыскасы, бүлмәдә кирәкле бөтен техника урнаштырылган. Һәм барысы да "Уңайлы мохит" таләпләренә туры килә.


-Тиздән пәрдәләр эләчәкбез, өйдәге кебек уңай булачак, - дип ышандырдылар шәфкать туташлары.


- Монда рәхәт - тәрбиялиләр дә, дәвалыйлар да, тик барыбер өйгә кайтасы килә, - дип хис-кичерешләрен белдерде Елисей Мурзич.


- Ул безгә югары температура һәм көчле ютәл белән килде, - дип аңлатма бирде дәвалаучы табиб, терапия бүлеге мөдире Раиса Галочкина. - Тиешле тикшерү һәм дәвалау курсы узды. Хәзерге вакытта хәле яхшы, анализлар алгач, аны өенә җибәрәбез. Елисей Мурзич, без сезне Җиңү көненә кадәр өегезгә чыгарабыз инде, - дип елмайды табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев