Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ватанны саклаучыларга

Ватанны Саклаучылар бәйрәме - илебезгә хезмәт итү һәм халыкның хәрбиләргә карата тирән ихтирамы символы. Россия армиясенең тарихы ил тарихы белән тыгыз бәйле. Элек-электән безнең ир-егетләребез Ватан бәйсезлеге һәм азатлыгы өчен көрәштеләр,-диелә Аксубай район хәрби комиссары котлавында, -Буыннан-буынга алар намус, антка тугры булу, хәрби иптәшлек, Ватанга карата мәхәббәт кебек якты төшенчәләрне...

Ватанны Саклаучылар бәйрәме - илебезгә хезмәт итү һәм халыкның хәрбиләргә карата тирән ихтирамы символы.


Россия армиясенең тарихы ил тарихы белән тыгыз бәйле. Элек-электән безнең ир-егетләребез Ватан бәйсезлеге һәм азатлыгы өчен көрәштеләр,-диелә Аксубай район хәрби комиссары котлавында, -Буыннан-буынга алар намус, антка тугры булу, хәрби иптәшлек, Ватанга карата мәхәббәт кебек якты төшенчәләрне мираска калдыралар. Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре хәрбиләре Россия гаскәрләренең иң күркәм гадәтләрен дәвам итәләр. Алар үзләренең хәрби бурычын намус белән үтиләр, көндәлек тормышта чыдамлык һәм түземлелек үрнәге, авыр шартларда батырлык күрсәттеләр. Россиянең дәүләт мәнфәгатьләрен яклау һәм аның иминлеген тәэмин итү буенча хезмәтләрен намус белән үтиләр.


Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннары, Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбриклим!
Сезгә ныклы исәнлек, бәхет, иминлек, саекмас энергия һәм уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев