Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ватанга хезмәт итәргә

Бүген  чираттагы тапкыр 2018 елгы язгы чакырылыш егетләрен армия хезмәтенә озату булды.

Иртәдән үк хәрби комиссариат бинасы каршында яшь егетләр, аларның әти-әниләре җыелды. Җилфердәп торган Россия һәм Татарстан әләмнәре әлеге вакыйганың атрибутлары булдылар. Егетләрне котларга район җитәкчеләре  дә килде.

Һәм менә булачак солдатлар бер сафка тезелеп бастылар.

Район башлыгы Камил Гилманов егетләргә иң изге теләкләре белән мөрәҗәгать итте.

– Мин  күрәм, егетләр үзләрен хезмәткә әзерләгәннәр, – дип белдерде Камил Камал улы. – Сезнең күбегез районның спорт тормышына үз өлешләрен кертте һәм күп җиңүләр алып килде. Кораллы көчләр сафларында да сезнең үзегезне лаеклы күрсәтүегезгә һәм без, аксубайлыларның, сезнең белән горурлануына иманым камил. Шундый егетләр тәрбияләп үстергән әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Туган ягыбызны бергәләп ямьләндерү өчен без сезне көтеп калабыз.

Егетләргә Үзәк хәрби округы инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов хәер-фатихаларын бирде.

– Сезнең бурыч – командирлар кушканнарны башкару. Бәлки, бер ел хезмәт итеп кайтканнан соң күпләрегез хәрби һөнәрне үз итәр. Сез башка кешеләр булып кайтачаксыз. Без сез хезмәт иткән хәрби частьләрдән бары тик рәхмәт хатлары гына көтеп калабыз. Илебезнең лаеклы сакчылары булыгыз.

Генерал-майор Анатолий Молоствов җыелучылар алдында әти-әниләргә хәрби частьтән җибәрелгән һәм безнең гәзиттә басылып чыккан рәхмәт хатын укыды. Шулай ук, Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин да егетләрнең намуслы хезмәт итеп кайтуларын теләде.

Армиягә чакырылучы егетләр арасыннан берсенең әнисе Гөлсинә Галиуллина аларның исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.

Булачак ил сакчылары Николай Айдов, Олег Васильев, Илназ Галиуллин, Илнар Гелметдинов, Илшат Җәлалетдинов, Дмитрий Назаров, Сергей Овчинников, Илфат Сәгыйтов, Андрей Федоров, Антон Харитонов, Ришат Шакиров, Алмаз Шәрәфетдинов юлга кузгалыр алдыннан районнан истәлекле бүләкләр – кул сәгатьләре алдылар. Аларны район башлыгы Камил Гилманов һәм генерал-майор Анатолий Молоствов тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев