Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ватанга хезмәт итәр вакыт җитте

Беренче октябрьдән РФ Кораллы көчләре сафларына чакыру кампаниясе башланды. Рәсми мәгълүматларга караганда, Россия Кораллы Көчләре сафын 154 меңнән артык яшь кеше тулыландырачак. Алар арасында татарстанлылар - дүрт меңнән артык, безнең районнан илле кеше. Әлеге көннән алып ТР хәрби комиссариатының Аксубай муниципаль районы бүлегендә чакыру комиссиясе эшли башлады. Моңа кадәр берничә...

Беренче октябрьдән РФ Кораллы көчләре сафларына чакыру кампаниясе башланды.


Рәсми мәгълүматларга караганда, Россия Кораллы Көчләре сафын 154 меңнән артык яшь кеше тулыландырачак. Алар арасында татарстанлылар - дүрт меңнән артык, безнең районнан илле кеше.
Әлеге көннән алып ТР хәрби комиссариатының Аксубай муниципаль районы бүлегендә чакыру комиссиясе эшли башлады. Моңа кадәр берничә атна алдан табиблар комиссиясе призывникларга медицина тикшерүе үткәрде.

Повестка буенча килгән яшь егетләр, хәрби уставта каралганча, үзләренең килүләре турында җиткереп, чакырылыш комиссиясе алдында бер-бер артлы үзләрен тәкъдим иттеләр. Дулкынландылар, чөнки егетләрнең алга таба язмышлары әлеге комиссиянең нинди карар чыгаруына бәйле бит.
Аның составында - районның төрле хезмәтләре һәм хәрби комиссариат вәкилләре. Аларның армиягә чакырылучыларга карата сораулары күп булды. Кара-каршы сөйләшү барышында булачак солдатның хезмәт итәргә әзерлеге, теге яки бу гаскәргә өстенлек бирүе ачыклана.

-Безнең егетләр армиядә хезмәт итәргә телиләр, - дип сөйли районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов. - Алар чын ир-егет әлеге тормыш мәктәбен үтәргә тиешлеген яхшы аңлыйлар. Җаваплылыкны үз өстемә алып тагын шуны әйтә алам, алар лаеклы хезмәт итәләр.
Хәрби комиссар ассызыклап үткәнчә, хәзерге заман армиясенә әзерлекле белгечләр кирәк. Бүгенге призывниклар арасында нинди дә булса белгечлеккә ия булучылар күп. 2013-2014 нче уку елында ДОСААФ район бүлеге 48 хәрби шофер әзерләде. Әлеге төркемнең яртысы яз һәм җәйдән алып хезмәт итәләр инде, ә калганнары әлеге көздә Россия армиясе автомобильчеләре сафын тулыландырачак.

Ачыкланганча, быелгысы чакырылышта югары уку йортлары студентларына бәйле искәрмәләр булачак. Ә нәкъ менә аларның югары уку йортын тәмамлаганнан соң ике яки өч елга контракт буенча хезмәткә чакырылу хокуклары булачак. (Әлеге категориягә керүчеләр өчен каралган барлык уңайлыклар белән, шул исәптән казармадан тыш яшәү урыны белән дә тәэмин ителәчәкләр). Авиация технологияләре университетының хәрби кафедра студентлары төп белем алудан аерылмыйча хәрби хезмәт үтәргә мөмкин.
Чакырылыш ноябрьдән башлана. Ә әлегә егетләр Ватанга хезмәт итү бурычын үтәр алдыннан соңгы әзерлек узалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев