Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ватан батырлары көне белән

Россиядә 9 декабрь Ватан батырлары көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм заманча Россия өчен бик мөһим, чөнки ул үзендә бөтен тарихи тәҗрибәне һәм безнең Кораллы көчләрнең күркәм гореф-гадәтләрен, хәрби батырлыклар һәм Россия армиясе геройлары тарихын, илнең икътисади торышын яхшыртуда данлыклы хезмәтне берләштерә. Аксубай җире күпсанлы геройлары белән данлыклы, - диелә...

Россиядә 9 декабрь Ватан батырлары көне буларак билгеләп үтелә.


Әлеге бәйрәм заманча Россия өчен бик мөһим, чөнки ул үзендә бөтен тарихи тәҗрибәне һәм безнең Кораллы көчләрнең күркәм гореф-гадәтләрен, хәрби батырлыклар һәм Россия армиясе геройлары тарихын, илнең икътисади торышын яхшыртуда данлыклы хезмәтне берләштерә. Аксубай җире күпсанлы геройлары белән данлыклы, - диелә Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилмановның бәйрәм котлавында. - Бу Советлар Союзы герое Григорий Романов, Социалистик хезмәт геройлары - чирәм җирче Тимофей Волков, танылган төзүче Михаил Михеев, талантлы агроном Леонтий Петров, авыл хуҗалыгы хезмәткәре Шәриф Хафизов, дуңгыз караучы Валентина Сорокина. Район үзенең геройларының тырыш хезмәтләрен һәм батырлыкларын онытмый. Кызганыч, әмма аларның күбесе безнең арада юк. Район үзәгендә яшәүче Валентина Васильевна Сорокина белән горурланабыз. Аңа чын күңелебездән нык сәламәтлек, җитеш тормыш, озын гомер телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев