Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ватан алдында бурычларын үтәделәр

Шимбә көнне районда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгы уңаеннан тантаналы чара булып үтте. Күкрәкләренә орден-медальләр таккан дистәләгән ир-егет Яшьләр үзәге залында урын алдылар. Сугышчы-интернационалчыларны әлеге истәлекле дата белән котларга район җитәкчелеге, хәрби комиссариат һәм җәмәгатьчелек вәкилләре килгән иде, район ветераннар советы рәисе Владимир Крайнов сугышчы дусларына хәрби хәрәкәтләргә бәйле...

Шимбә көнне районда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгы уңаеннан тантаналы чара булып үтте.
Күкрәкләренә орден-медальләр таккан дистәләгән ир-егет Яшьләр үзәге залында урын алдылар. Сугышчы-интернационалчыларны әлеге истәлекле дата белән котларга район җитәкчелеге, хәрби комиссариат һәм җәмәгатьчелек вәкилләре килгән иде, район ветераннар советы рәисе Владимир Крайнов сугышчы дусларына хәрби хәрәкәтләргә бәйле саннар һәм фактлар турында сөйләде.


-Тугыз елга сузылган әлеге сугышта меңләгән кешенең гомере өзелде,-дип билгеләп үтте Владимир Крайнов. -Татарстанлылар үзләрен курку белмәс һәм тәҗрибәле сугышчылар итеп күрсәттеләр, батырлыклар кылдылар. 105 аксубайлы Әфганстан демократик республикасында үзләренең интернационал бурычларын үтәделәр, шуларның җидесе сугыштан кайтмады. Сугыш бик күп солдатларның язмышын җимерде, нервлары какшаганнан соң тернәкләнү үтмәгән сугышчылар тыныч тормышка кайткач та сугыш михнәтләрен оныта, үзләренә урын таба алмыйча, якты дөнья белән хушлаштылар.


Элеккеге солдатлар сугышта һәлак булган дусларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Сугышчы-интернационалчыларны әлеге тантана белән район хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов котлады.


Хәрби комиссар аларга кайда һәм кайчан тернәкләнү үтәргә мөмкин булуы турында сөйләде. Ул Владимир Крайновка яшьләргә хәрби-патриотик һәм әхлаки тәрбия бирү эшендә үзеннән зур өлеш керткәне өчен Татарстан хәрби комиссариаты исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.














Район башлыгының мобильләштерү эшләре буенча ярдәмчесе, Әфганстан сугышы ветераны полковник Рәшит Гәрәев сугышчы дусларын әлеге дата белән котлады. Сугыш турында искә алып, сугыш вакыйгаларында катнашкан иң өлкән кеше -Иске Ибрай авылыннан 75 яшьлек Ранас Төхвәтуллинны сәхнәгә чакырды. Ул Термезда яши һәм Әфганстанда сугыш башлангач 181 нче мотоукчылар полкында хезмәт итә. Рәшит Гәрәев Әфганстанга беренче булып кертелгән дивизия составында була. Ранас Төхвәтуллин да сугышка беренчеләрдән булып керә. Рәшит Гәрәев Ранас Хәбибулловичка истәлекле бүләк тапшырды.
Ветераннар советы рәисе Евгений Копанев сугышчы-интернационалчыларны котлап, аларны сугыш ветераннарына алмашка килеп, мәктәп укучылары һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшендә актив катнашырга чакырды.
-Сез Әфганстан җирендә үзегезнең интернационал бурычыгызны намус белән үтәдегез,-дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Камил Гилманов Әфганстан сугышында катнашучыларга.
-Тугыз ел дәвамында сез үзегезнең гомерләрегез бәрабәренә гади халыкларны саклап, хокук тәртибе урнаштыруны тәэмин иттегез. Безнең җиде якташыбыз сугышта һәлак булды, тагын тугызысы психологик яралардан якты дөньядан китте. Батырлыклар күрсәтеп, гаделлек өчен көрәшүегез өчен рәхмәт сезгә.
Район башлыгы шулай ук быел сугышчы-интернационалчыларның исемнәре язылган яңа обелиск урнаштыру өчен акча бүлеп биреләчәге турында әйтте. Тантаналы чара дустанә мохитта үтте.
Сугышчы-интернационалчылар тантаналы чаралардан соң сугышта һәлак булган якташлары истәлегенә куелган һәйкәл итәгенә таҗ куйдылар, ә тантана район Мәдәният йорты әзерләгән бәйрәм программасы белән кафеларның берсендә дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев