Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Вакытында түләргә кирәк

Хәзер аерым йорт белән яшәүчеләр коммуналь хезмәтләр өчен коммуналь хуҗалыкка түләячәкләр. Моңа кадәр түләүләрне бердәм исәпләү үзәгендә ала иделәр. Узган ел азагында район башкарма комитеты, "Таткоммунэнерго" вәкилләре, "Аксубай КППТКХ" ААҖ, бердәм исәпләү үзәге, идарә итү компаниясе вәкилләре катнашында узган утырышта коммуналь хуҗалык шәхси секторга турыдан-туры, арадашчысыз хезмәт күрсәтәчәк, дигән карар...

Хәзер аерым йорт белән яшәүчеләр коммуналь хезмәтләр өчен коммуналь хуҗалыкка түләячәкләр. Моңа кадәр түләүләрне бердәм исәпләү үзәгендә ала иделәр.


Узган ел азагында район башкарма комитеты, "Таткоммунэнерго" вәкилләре, "Аксубай КППТКХ" ААҖ, бердәм исәпләү үзәге, идарә итү компаниясе вәкилләре катнашында узган утырышта коммуналь хуҗалык шәхси секторга турыдан-туры, арадашчысыз хезмәт күрсәтәчәк, дигән карар кабул ителде.


Бүгенгесе көндә барлык әбүнәчеләр белән дә килешү төзелгән. Аксубайлыларның 60 процентка якыны исәпләвеч куярга булганнар. Калган кешеләр су өчен тариф буенча түләячәкләр.


Клиентларга уңайлы булсын өчен почта һәм банк белән килешүләр төзелгән, монда түләүләрне терминал аша түләргә мөмкин.
-Ә инде түләү срокларына килгәндә, алар шулай ук кала - айның егерме бишенә кадәр, -дип әйтте "КПП ТКХ" ААҖ юристы Владимир Черников.


Квитанцияләр әбүнәчеләргә вакытында киләчәк. Халык үзе дә коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләү яклы.
Ә менә бурычлары булганнарга аерым игътибар бирелә Һәм бурыч суммасы биш мең сумнан артса, аларның эше судка җибәрелә. Аннан соң суд приставлары аларның бөтен бурычларын түләтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев