Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Вакытына өлгерәләр

Сентябрь-авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен елның иң тыгыз ае. Табигать биргән вакыт эчендә туфракны төп эшкәртү, көзге культураларны чәчү, силос салу, шикәр чөгендерен алу кебек эшләрне төгәлләп калырга кирәк. "Аксу Агро"да көзге эшләрне вакытында башкарып баралар. Агрофирманың барлык бүлекчәләрендә чәчү эшләре тәмамланган, инде урыны белән яшел уҗымнар шытып чыкканы күренә. Кукурузны...

Сентябрь-авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен елның иң тыгыз ае.


Табигать биргән вакыт эчендә туфракны төп эшкәртү, көзге культураларны чәчү, силос салу, шикәр чөгендерен алу кебек эшләрне төгәлләп калырга кирәк.
"Аксу Агро"да көзге эшләрне вакытында башкарып баралар. Агрофирманың барлык бүлекчәләрендә чәчү эшләре тәмамланган, инде урыны белән яшел уҗымнар шытып чыкканы күренә. Кукурузны силоска салу да төгәлләнү алдында тора. Чөгендер плантацияләрендә "Докпа -тигр" комбайннары артыннан ук сабан таккан трактор кырга чыккан.
Авыл хуҗалыгы предприятиесендә 2980 гектар бодай, шуның 1500 гектарында күчмә фонд орлыгы, 1200 гектарда арыш чәчелгән. Көзге чәчү агротехник таләпләргә туры китереп, шул исәптән катлаулы ашлама кертеп, кирәкле вакыт аралыгында үткәрелгән. Чәчүдә ДМС тагылма агрегатын "Нью-Холанд" тракторында эшләүче механизаторлар Хәлил Хәйруллин һәм Фәнил Мингалиев, "Флексикойл" чәчкечен Наил Галиев һәм Рафис Гыйззәтуллин иярләде. Сүз уңаеннан, без җиденче сентябрь көнне Иске Ибрайда мехмастерской территориясендә булганда "Флексикойл"ны кышкы саклауга куйганнар иде.
Хуҗалыкта план буенча киләсе елга чөгендер игү өчен 3500 гектар сөрү җирен әзерләделәр. Туңга сөрү "Аксу Агро"да әлегә 2992 гектарда башкарылган. Туңга сөрүдә биш "Нью-Холланд" ике "Маккормик" һәм МТЗ-1221 тракторлары җәлеп ителгән.
"Аксу-Агро" ООО генераль директоры Вәлиҗан Җәлалетдинов сүзләренчә, "Маккормик" механизаторлары Андреевлар туфракны төп эшкәртүдә иң намуслы эшләүчеләр. "Нью-Холанд"та Рифкать Сөләйманов һәм Фәнис Әхмәтсафин тырышып хезмәт куйса, МТЗ-1221 тракторын иярләгән Анатолий Уфандеев, Галимҗан Фәтхетдинов, Фазыл Гыйльметдинов та мактауга лаеклылар.
Вәгыйз Ризванов үзенең "Ягуар"ында кукурузны җыеп алуда зур күрсәткечләргә ирешкән. КамАЗ йөк машиналары, тракторлар аның артыннан траншеяларга силос ташып чак кына өлгерәләр.
-Мине коллективның яшь булуларына карамастан, тырышып эшләүләре бик сөендерә,-дип сөйли Вәлиҗан Миншакир улы. -Дөресен әйткәндә, тырышулары юкка түгел, аларның хезмәте бездә лаеклы бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев