Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Вакытның кадерен белеп

«Продкорпорация» ООО да урак өсте кайный. Комбайннар «Такталы» бүлегенең арыш кыры буйлап бер-бер артлы пароход кебек йөзеп киләләр сыман. «Нью-Холланд» артыннан ук бик үк яңа булмаган «Нива», аңардан соң, шул ук яшьтәге «Дон» нар-барлыгы биш берәмлек техника хәрәкәтләнә. «Луч» бүлегенең мехмастерской мөдире Валентин Васиков сүзләренә караганда, озак еллардан бирле механизатор...

«Продкорпорация» ООО да урак өсте кайный.


Комбайннар «Такталы» бүлегенең арыш кыры буйлап бер-бер артлы пароход кебек йөзеп киләләр сыман. «Нью-Холланд» артыннан ук бик үк яңа булмаган «Нива», аңардан соң, шул ук яшьтәге «Дон» нар-барлыгы биш берәмлек техника хәрәкәтләнә. «Луч» бүлегенең мехмастерской мөдире Валентин Васиков сүзләренә караганда, озак еллардан бирле механизатор булып эшләгән Александр һәм Юрий Назаровларга алмашка теләсә нинди техникага да җан өрергә сәләтле Валерий һәм Станислав үсеп килә. Аларның тырышлыгы белән унике ел элек җитештерелгән комбайннар әле дә булса сәгать кебек эшли.
Николай Абросимов улы Петр, Игорь Краснов ярдәмчесе Геннадий Росщупкин, Николай Лаптов, Сергей Купцов, Александр Липатов улы Юрий белән армый-талмый, оператив хезмәт куялар.
Анатолий Кондратьев һәм Рәүф Шәйдуллин идарә иткән КамАЗлар да ялсыз эшлиләр. Чираттагы комбайн бункеры тулып та өлгерми, йөк машиналары ашлыкны тутыруга әзер инде. Аларның икесе дә урып-җыю чорында авыл хуҗалыгы предприятиесенә бишенче ел рәттән ярдәм итәләр. Арыш басуы күз алдында бушап кала, кырда калган саламны механизатор Владимир Семенов тиз арада кыйммәтле азыкка әйләндереп төргәкләп куя. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә ул да шулай ук алдынгылар исәбендә, биредә озак еллардан бирле хезмәт куя.
Әлеге тыйнак хезмәткәрләр авыл хуҗалыгы өчен иң авыр елларда да кече ватаннарын ташламыйлар, акча эшләүнең җиңел юлын эзләмиләр. Ә бүген озакка сузылган эссе һава торышына карамыйча, күкрәп үскән, мул уңыш вәгъдә иткән иген басуларын күреп шатланып туя алмыйлар.
Менә шуның өчен һәр минутның кадерен белеп, хезмәт куеп үстерелгән уңышның бер генә бөртеген дә югалтмыйча урып-җыярга омтылалар да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев