Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Вакыт көтми, яшәп калырга кирәк

Шәрбәндә Рәис Беляевның тууына 80 ел тулуны истәлекле кичә һәм волейбол турниры белән билгеләп үттеләр. Авыл мәдәният учагының актлар залында үзләренең күренекле якташларын хөрмәтләп искә алу өчен авыл кешеләре һәм кунаклар җыелды. Залда Рәис Кыям улы истәлегенә композиция әзерләнгән иде - сәхнәдәге портретка, гаилә архивыннан алынган фотоларга карап, әлеге кичәдә...

Шәрбәндә Рәис Беляевның тууына 80 ел тулуны истәлекле кичә һәм волейбол турниры белән билгеләп үттеләр.
Авыл мәдәният учагының актлар залында үзләренең күренекле якташларын хөрмәтләп искә алу өчен авыл кешеләре һәм кунаклар җыелды. Залда Рәис Кыям улы истәлегенә композиция әзерләнгән иде - сәхнәдәге портретка, гаилә архивыннан алынган фотоларга карап, әлеге кичәдә ул үзе дә катнаша, өстәл өстендә урын алган яраткан тальян гармуны менә-менә уйнап җибәрер кебек тоелды.
Зур йөрәкле кеше
Рәис Беляев авылдан булуы белән һәрвакыт горурланды, ул матди хәл түгел, ә рухи байлык тормыш кыйммәте саналган күп балалы авыл укытучысы гаиләсендә дөньяга килә. Унбер бала хезмәт сөючән, өлкәннәргә карата ихтирамлы булып тәрбияләнәләр. Әтиләре унбер баласының да югары белем алуы өчен бөтен тырышлыгын куя.
Юбилей кичәсендә Рәиснең һәрвакыт белемгә омтылуын, Казан дәүләт университетының юридик факультетына бик җиңел генә укырга керүен һәм аны 1959 елда кызыл дипломга тәмамлавын искә алып сөйләделәр. Аннан соң унбер ел дәвамында ул комсомол оешмасында җитәкче урыннарда эшли, ВЛКСМның өлкә комитетын да җитәкли хәтта. Студент елларында яшь галим Фикрәт Табеев белән таныша. 1969 елда КПСС өлкә комитетының беренче секретаре булган Табеев, аның кандидатурасын КПССның Бауман район комитеты җитәкчесе итеп күрсәтә. Ә берничә айдан өлкә комитеты аны яңа вазыйфага - партиянең Яр Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре итеп билгели.
Рәис Беляевны туган авылы Шәрбәндә гади, ихлас күңелле, көчле холыклы кеше буларак искә алалар. Шулай булмый ни, ул бит унбиш ел дәвамында КамАЗны, Түбән Кама ГЭСын һәм Яр Чаллы шәһәрен төзүгә күпме көч, тырышлык куя. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев аны "татар халкының лаеклы улы" дип атый. Ул кайда гына хезмәт куйса да, Яр Чаллыда булсынмы, аннан соңгы елларда идеология буенча КПССның өлкә комитеты секретаре, аның вакытында академия статусы алган Казан мәдәният институты ректоры булсынмы - барыннан да элек ул кешеләр иминлеге өчен тырыша. "Тормышны сөй, Ватаның белән горурлан, туган халкыңның ничек яшәвен кайгырт!" дигән девиз аны гомеренең соңгы көненә кадәр озата барды.
Ихлас йөрәктән
Рәис Беляевны искә алу кичәсендә барысы да гади һәм ихлас булды.
Район башлыгы Камил Гилманов легендар якташ турында сөйләгәндә, авылда туып-үскән, беренче тормыш күнекмәләрен туган авылы Шәрбәндә үзләштергән Рәис Беляев турындагы якты истәлек Татарстан халкы күңелендә дә, кече ватанында яшәүче авылдашлары йөрәгендә дә мәңге сакланыр, дип билгеләп үтте.
- Куелган максатларга ирешү Рәис Беляевның төп тормыш мәгънәсе булды. Ул аларга үзенең тырыш, намуслы хезмәте белән иреште, Гагарин, Терешкова кебек бөек кешеләр, Яр Чаллыга төрле илләрдән килгән делегация кешеләре белән очрашты, аралашты, - диде Камил Гилманов. - Гомере буена татар халкының абруен күтәрергә тырышты, безнең көчле бәйсез республика булуыбызда да аның хезмәт өлеше бар.
Авылдашлары, якташлары Рәис Беляев турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.
83 яшьлек Зөлхәбирә Шәйхутова күңелендә яланаяклы гади Рәис булып калган легендар, бөек шәхес Рәис Беляев зур кала төзер өчен каян шулкадәр көч алды икән дигән соравына үзе үк җавап та бирде:
- Аның балачагы хезмәттә үтте, үгез җигеп, басу-кырлар сөрде, чәчте, урды, хәтта ул вакытта да ярты көчкә генә эшли белмәде.
Ә балачак дусты, күршесе Бәрия Исламова, Рәис Беляевның бабасыннан күчкән юмартлыгы турында сөйләде. Бабасы умарта тоткан һәм умарта ояларының һәркайсына улларының, кызларының, оныкларының исемнәре язылган була. Ә бал белән ул бөтен авыл халкын сыйлаган.
Шәрбән авыл җирлеге башлыгы Дамир Шәрифуллин, Шәрбән мәктәбе директоры Рәис Кыямовичның бертуганының улы Альфред Шакиров, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиатова, кичәне алып баручылар Надежда Мишина һәм Фәимә Гатина (иҗат кичәсенең сценариен әзерләүче) һәм мәдәният институтында белем алганда Рәис Беляев белән якыннан таныш булган үзешчән артист Алим Идиятуллин да аны мактау һәм хөрмәтләү сүзләре белән искә алдылар.
Дусларын да, дошманнарын да күңеленә якын итә
Юбилей кичәсендә Рәис Беляевның кече ватаны табигатенә, Татарстанның гүзәллегенә соклануы турында күп тапкыр искә алдылар.
- Ул табигатьне, кешеләрне, тормышны яратты, - дип уртаклаштылар искә алу кичәсенә килгән Рәис Беляевның сеңелләре Мәдинә һәм Фәнүзә Кыямовналар, - гаҗәеп кеше иде, беркайчан да, беркем белән дә ачуланышмады. Барысы өчен дә борчыла, кайгыра иде. Аны җирләгәндә Роза Туфитулова: "Ул дусларын да, дошманнарын да күңеленә якын итте," - дип әйткән иде.
Мәдинә Кыямовна абыйсы белән каршылаган соңгы Яңа елны искә алды. Бабасы үзенең оныгы Кыямны мәктәп формасына киендереп, табын артына утырта да, тост әйтүен үтенә.
- Бабай беркайчан да картайма, таякка таянып йөрмә, - дигән теләкләрен җиткерә оныгы. Ә ярты елдан Рәис яшь килеш якты дөньядан китеп тә бара.
Рәис белән үткән балачак
Кыз туганнары Рәис белән үткән балачакның якты мизгелләрен искә төшерделәр. Алар аны акыллы, көчле, тапкыр, хезмәт сөючән дип искә алалар. Гел бишле билгеләренә генә укыган Рәис, чираттагы тапкыр Мамык мәктәбенә укырга барырга чыккач, язгы бозлы салкын суга чума һәм дүрт ай авырып ята. Ә сеңлесе Мәдинәдән һәрвакыт китаплар укыта торган була һәм шул рәвешле укуда иптәшләреннән калышмый, мәктәпне алтын медальгә тәмамлый.
Ә тальян гармуны барыбер уйнады
Рәиснең әтисе алып биргән, егерме елга якын тавыш-тынсыз яткан яраткан гармуны тәки "телгә килде" бит.
Такталыдан кичәгә килгән 76 яшьлек Хәлимә Әхмәтҗанованың тальянда уйнавын үтенделәр. Гармун телләренә басу белән залга Рәис Кыям улы яраткан җыр-моң агылды.
"Ул каеннар шаулавын ярата иде"
2007 елда дөнья күргән Рәис Беляев истәлегенә Татьяна һәм Петр Дроковлар бастырган китап нәкъ менә шулай атала. Китапта Рәис Беляев тормышының төрле чорлары, аның туганнары, гаиләсе, хезмәттәшләре турындагы истәлекләре урын алган.
Китапта Рәис Беляев, "тормышымны хатыным Фәймә Исмәгыйль кызы белән бәйләп, мин гаилә бәхетемне таптым", дип сөйли, алар 30 ел бәхетле гомер кичерәләр. Ике ул тәрбияләп үстерәләр - Айрат - Яр Чаллы шәһәре клиникаларының берсендә баш табиб, Айдар - "КамАЗ" инженеры, "Париж-Докар" авторалли штурманы.
Истәлек турниры
Рәис Беляев истәлегенә багышланган волейбол ярышлары Шәрбән мәктәбендә узды. Турнирны яшьләр эше һәм спорт бүлеге, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе оештырды. Ярышларны, катнашучыларга авылда туып үскән, авыр тормыш юлы үтеп, тормышта бөтен нәрсәгә дә үзенең тырышлыгы, ныклы холкы, үҗәтлеге белән ирешкән Рәис Беляев турында сөйләп, район башлыгы Камил Гилманов ачты. Ярышларда биш команда катнашты.
- Рәис Беляев истәлегенә турнирлар һәр елны яшьләр арасында уздырыла иде, быел ул беренче тапкыр мәктәп укучылары арасында оештырылды, - дип билгеләп үтте ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов, - ул да шулай ук традиционга әверелер дип уйлыйм.
Турнирда беренче урынны - Савруш мәктәбе, икенче урынны - Шәрбән һәм өченче урынны Савгач укучылары яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев