Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Вакыт булган чакта

Аксубай районында бушлай вакцинацияләүне беренче ноябрьгә кадәр тәмамларга планлаштыралар. Соңгы "биш-алты елга беренче тапкыр дәвалау оешмаларына вакцина вакытында китерелде" - диде узган атнада үткән брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин. Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны гыйнварь ахырына артып китүе ихтимал. Ә аңа алдан әзерләнеп куярга кирәк. Гриппка каршы...

Аксубай районында бушлай вакцинацияләүне беренче ноябрьгә кадәр тәмамларга планлаштыралар.


Соңгы "биш-алты елга беренче тапкыр дәвалау оешмаларына вакцина вакытында китерелде" - диде узган атнада үткән брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин. Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны гыйнварь ахырына артып китүе ихтимал. Ә аңа алдан әзерләнеп куярга кирәк.

Гриппка каршы бушлай прививкаларны яшәү урыннарына якын булган поликлиникаларда алырга мөмкин. Быел беренче тапкыр аңарга өлкән кешеләр генә түгел, шулай ук ишемик йөрәк авырулы яки башка авырулары булган кешеләр, 6 айлык яисә олырак балалар, мәгариф һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм башкалар, армия сафына басучылар һәм өченче триместр йөклелек чорындагы хатын-кызлар да өмет итә ала. "Бердәнбер каршылык - тавык аксымына аллергия булу куркынычы, - дип хәбәр итте Аксубай үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов.

Хәзерге вакытта гриппка каршы прививканы планлаштырылган контингентның 70 процентына ясадылар. Гриппка каршы прививка ясатырга теләмәүчеләрне аңлап булмый. Исәпкә алыгыз әле, мәсәлән, вакцина - бушлай, грипптан дәвалануның уртача бәясе - 5 мең сум. Моның өстенә халыкның вакцинация үткәрелмәгән өлешендә гриппның көчәеп китү очраклары еш күзәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев