Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Вакансияләр ярминкәсе

Аксубай районының Мәшгульлек үзәге оештырган традицион ваканцияләр һәм уку эшче урыннар ярминкәсендә сигез- югары, урта махсус һәм башлангыч һөнәри уку биналары катнашты. 3 нче урта белем мәктәбенең икенче катында урын алган КНИТУ (КАИ) Чистай филиалы, ИЭУП (Икътисад, идарә һәм хокук институты) филиалы, ИЭУП көллияте һәм Нурлат аграр техникумы студентлары 11...

Аксубай районының Мәшгульлек үзәге оештырган традицион ваканцияләр һәм уку эшче урыннар ярминкәсендә сигез- югары, урта махсус һәм башлангыч һөнәри уку биналары катнашты.


3 нче урта белем мәктәбенең икенче катында урын алган КНИТУ (КАИ) Чистай филиалы, ИЭУП (Икътисад, идарә һәм хокук институты) филиалы, ИЭУП көллияте һәм Нурлат аграр техникумы студентлары 11 сыйныф укучыларында аерым кызыксыну уятты.
Тугызынчы сыйныф укучылары хәтта төрле технология белгечлекләренә өйрәнүдә файдаланылган методик әдәбият та тәкъдим ителгән Аксубай һөнәри лицее экспозицияләре янында озак тоткарландылар. Алар шулай ук Чистай авыл хуҗалыгы техникумы, Чистай педагогия һәм медицина көллиятләре тәкъдим иткән һөнәрләр белән дә кызыксындылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Вакансияләр ярминкәсе