Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уңышлы кышладылар

«ВАМИН-Аксу» агрофирмасының «Сөнчәле» бүлеге терлекчеләре кышлатуны яхшы күрсәткечләр белән алып баралар. Март башына бүлек фермасында 700 башка якын мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 190 ы сыерлар. Сөтлебикәләрнең бер башка уртача тәүлеклек савымы 600 граммнан артып китә. Ел башыннан фермада 70 кә якын бозау алынган инде. «Сөнчәле» бүлегенең башкарма директоры Владимир...

«ВАМИН-Аксу» агрофирмасының «Сөнчәле» бүлеге терлекчеләре кышлатуны яхшы күрсәткечләр белән алып баралар.


Март башына бүлек фермасында 700 башка якын мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 190 ы сыерлар. Сөтлебикәләрнең бер башка уртача тәүлеклек савымы 600 граммнан артып китә. Ел башыннан фермада 70 кә якын бозау алынган инде.
«Сөнчәле» бүлегенең башкарма директоры Владимир Крюков, югары күр-сәткечләр-ул терлекчеләр коллективының бердәм эш нәтиҗәсе, дип саный. Мисалга, ферма мөдире Ринат Габделвәлиев җитәкчелегендә хезмәт куючы савымчылар Галина Долгова, Ольга Охотникова, Лариса Калукова, Елена Евстафьева һәм терлекчеләр Антон Купцов, Лариса Евлеева сөт җитештерүгә саллы өлеш кертәләр.
Бозаулату бүлегендәге сыерлар һәм яшь бозаулар Татьяна Мокеева карамагында. Монда Павел Молодкин терлекче булып эшли.
Прокотий Маненков һәм Петр Ширваков та үзләренең тәрбиясендә булган маллардан яхшы артым алалар. Аларның беренчесе-бозаулар, ә икенчесе үгезләр карый. Бозау караучылар Марина Васильченко һәм Нурзия Хамәтвәлиева, терлекче Петр Тундросов та үзләренең карамагында булган бозаулардан 600-650 шәр грамм уртача тәүлеклек артым алалар.
Ветеринария табибы Халит Фәткуллин терлекләр сакланышын күзәтә, барлык ветеринария чараларын да үзвакытында үткәрә.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, хуҗалыкта ясалма орлыкландыру эше җайга салынган, кирәкле барлык җиһазлар белән орлыкландыру пункты бар. Әлеге эшләрнең барысы белән дә Ринат Габделвәлиев параллель шөгыльләнә. Фуражчы Николай Нураев балансланган азыклар белән үзвакытында тәэмин итә.
Терлекчелек хуҗалыгы механикалаштырылган, шуңа бәйле эшчеләр хезмәте минимальләштерелгән. Сергей Охотников «Де Лаваль» да азыклар тарату, Владимир Андреев төяү белән мәшгуль. Барда ташу һәм тирес чыгаруны Анатолий Антонов тәэмин итә. Фермага азык кайтару һәм башка эшләр механизатор Александр Евлеевка йөкләнгән. Операторлар Виталий Долгов һәм Герман Грачев ТСН ның өзлексез эшләвен тәэмин итәләр.
Азык базасы терлекләрне уңышлы кышлату һәм продуктлылыкны арттыруда ярдәм итүче тагын бер мөһим фактор булып тора. Монда һәр кардага салам кайтарылган, мөгезле эре терлекләр барда, силос, сенаж, катнаш азык, минераль өстәмәләр алалар.
Сөнчәлеләр ирешелгәннәр белән генә чикләнмиләр. Фермаларны үзгәртеп кору белән шөгыльләнәләр. 100 башка сыерлар абзары файдалануга тапшырылган, монда вакытлыча сөт ташлаган сыерлар асрала. Булачак сыерлар абзарында суыту җиһазлары ремонтланган. Сөт үткәргеч урнаштырганнан соң монда тагын бер сөт цехы эшләячәк. Бу якын араларда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «ВАМИНАксу» агрофирмасы