Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уңышлар сөендерерлек, башкарасы эшләр дә бар әле

Тагын бер ел узып китте. Ул һәркемнең күңелендә үзенчә -гаилә вакыйгалары, эштәге уңышлар, яңа җиңүләр һәм казанышлар белән истә калды. Узып баручы ел, ат елы буларак, фидакарь хезмәт куйган кешеләргә илтифатлы булды. Аксубай җирендә хезмәт сөючән халык яши. Бер ел эчендә район проблемалары белән янып яшәгән, иген иккән, эшмәкәрлек белән...

Тагын бер ел узып китте. Ул һәркемнең күңелендә үзенчә -гаилә вакыйгалары, эштәге уңышлар, яңа җиңүләр һәм казанышлар белән истә калды.

Узып баручы ел, ат елы буларак, фидакарь хезмәт куйган кешеләргә илтифатлы булды. Аксубай җирендә хезмәт сөючән халык яши. Бер ел эчендә район проблемалары белән янып яшәгән, иген иккән, эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән, гаилә фермалары ачкан, ат үрчетү белән мәшгуль булган, сәләтле, актив яшьләрнең яңа буынын тәрбияләгән, халыкның сәламәтлеген кайгырткан, яшь буынга патриотик тәрбия биргән кешеләр иминлеге өчен зур эшләр башкарылды.
Быел без төзелешкә генә ярты миллиард сум акча тоттык. Районда барлык юнәлешләр буенча төзелеш эшләре алып барыла - фельдшерлык пунктлары, күпфункцияле мәдәни үзәкләр сафка баса; балалар бакчалары, мәктәпләр, юллар төзелә, ремонтлана; чишмәләр, объектлар төзекләндерелә. Боларның барысы да федераль, республика, җирле программалар буенча гамәлгә ашырыла - 2014 елда авыл кешеләре тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән 19 программа кысаларында эш алып барылды. Әлеге юнәлештә район җирлегендә урнашкан нефть компанияләренең зур булышлык күрсәтүләрен дә билгеләп үтәргә кирәк. Бу программалар алга таба да эшләячәк. Татарстан, Россия хөкүмәте алган эш курсы күбрәк авыл хуҗалыгы районнарына - социаль билгеләнештәге программаларны үстерү, яшь белгечләрне авыл җиренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Шунысы сөендерә, район кешеләре үзләре дә читтә калмыйлар - мәктәпләрне ремонтлауда, чишмәләрне төзекләндерүдә, базалар төзүдә - кемдер үзе белем алган мәктәпкә иганә ярдәме күрсәтә, кемдер агач-куаклар утырта, без районны бергәләп, күмәкләшеп, үз тырышлыгыбыз белән матурлыйбыз, төзекләндерәбез.
Әгәр без баштарак үзәк усадьбаларга гына игътибар биргән булсак, хәзер исә кечкенә авылларга өстенлек артты - аларны асфальт юллар белән тоташтырдык, суүткәргечләр сузыла, урамнар яктыртыла, фельдшерлык пунктлары, клублар төзелә, ремонтлана. Быелгысы елда узган Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлап тавыш бирүләр безнең дөрес юнәлеш алуыбызда, ә кешеләрнең ышаныч белдереп, әлеге хезмәтләрнең җимешләрен бәяләүләренең яхшы күрсәткече булып тора, әлеге сайлауларда безнең район халкы тулы күләмдә катнашты. Барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә - эре инвесторларга һәм хуҗалык итүче кече субъектларга, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә, предприятиеләр һәм оешмаларга аңлап якын килгәннәре һәм булышлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Бергә кулга-кул тотынып эшләгәндә генә уңышларга ирешеп була бит. Яңа 2015 елда да уңышлар юлдаш булсын. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете телим. Гаиләдә - иминлек, эш урынында тотрыклылык булганда, алга омтылу, кече ватан өчен, районның чәчәк атуы, үсеше өчен хезмәт кую теләге дә пәйда була. Яңа ел белән! Яңа ел сезнең өчен яңа өметләр елы гына түгел, аларны тормышка ашыру елы да булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев