Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уңышлар белән каршылыйлар

«Таттелеком» ААҖ филиалы- Район элемтә челтәре коллективы үзенең һөнәри бәйрәмен челтәрләрне модернизацияләү буенча башкарылган эшләр күләмен арттырып каршылый. Районда электр челтәрләре хезмәтләреннән 5 меңнән артык абонент файдалана. Шуның 60 проценты Интернетка тоташкан, хәзерге заман кешесе аңардан башка үзенең тормышын күз алдына да китерә алмый. Бу законлы да, чөнки коллективта очраклы...

«Таттелеком» ААҖ филиалы- Район элемтә челтәре коллективы үзенең һөнәри бәйрәмен челтәрләрне модернизацияләү буенча башкарылган эшләр күләмен арттырып каршылый.


Районда электр челтәрләре хезмәтләреннән 5 меңнән артык абонент файдалана. Шуның 60 проценты Интернетка тоташкан, хәзерге заман кешесе аңардан башка үзенең тормышын күз алдына да китерә алмый.
Бу законлы да, чөнки коллективта очраклы кешеләр юк. Элемтә челтәре начальнигы Наил Фәттахов сүзләренә караганда, һәр кеше үз эшен профессиональ башкарырга тырыша. Аның көннән-көн катлаулана баруына карамастан, белгечләр замана белән бергә атларга тырышып, квалификацияләрен даими күтәреп торалар. Бакыр тимер чыбык урынына оптика алмашка килгән кебек, элемтә сыйфатын һәм тапшырулар тизлеген тагын да камилләштерү мөмкинлеге биргән нано- материаллар һәм технологияләр пәйда булды. Тагын шунысы мөһим, белгечләр үз вазифаларын үтәгәндә клиентларның барлык теләкләрен искә алырга тырышалар.
Кем әйтмешли, иң яхшылар арасында да эшкә җаваплы караулары белән аерылып торган хезмәткәрләр бар. Мисалга, электр механиклары арасында безгә Роман Кабидов, электр монтерлары арасында -Андрей Мартынов, Владимир Трофимов, Виталий Крылов, Тәбрис Мирзин, Евгений Лаврентьевның исемен атадылар. Белгечләр Татьяна Безрукова, Мария Убейкина, Евдокия Глухова, техник-эш башкаручы Галина Гаврилова да үз вазыйфаларына намуслы карыйлар.
Ирина Борисова-район электр челтәрләрендә 20 елдан артык, начальник урынбасары Сергей Маранцев ярты гасыр хезмәт куя. Ә инженер Александр Чеботаревның кандидатурасы һөнәри бәйрәм алдыннан «Таттелеком» ААҖ исеменнән Мактау грамотасы белән бүләкләнүгә тәкъдим ителгән. Шофер Александр Иванов Чистай ЗУЭС грамотасы белән бүләкләнгән. Иң яхшы белгечләр арасында безгә СПД инженерлары Сергей Акирейкин һәм Сергей Крюковны атадылар.
Район элемтә челтәрендә бүгенге көндәге коллективның туплануында зур роль уйнаган үз пенсионерлары турында да онытмыйлар. Бәйрәм алдыннан аларга сәламәтлек, оптимизм һәм уңышлар телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Таттелеком» ААҖ филиалы