Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уңышка корылык яный

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, видеоконференция элемтәсе режимында, корылыкның республика кырларындагы уңышка тискәре тәэсире хакында сөйләде. Ул бу көннәрдә корылык авыл хуҗалыгы торышына уңай якка бернинди үзгәреш кертми, дип билгеләп үтте. Киләсе атнада һава температурасы 30 градустан да артачак, шуңа бәйле туфрактагы дым даими югала барачак. ТР...

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, видеоконференция элемтәсе режимында, корылыкның республика кырларындагы уңышка тискәре тәэсире хакында сөйләде.

Ул бу көннәрдә корылык авыл хуҗалыгы торышына уңай якка бернинди үзгәреш кертми, дип билгеләп үтте. Киләсе атнада һава температурасы 30 градустан да артачак, шуңа бәйле туфрактагы дым даими югала барачак. ТР Авыл хуҗалыгы министры билгеләп үткәнчә, бүген, алдагы еллар белән чагыштырганда, сөрү катламындагы дымлылык аеруча күпләп югала.

Марат Әхмәтов, әнә шундый аномаль шартларда чәчүлекләрне саклап калуны, үсемлекләрне тукландыру буенча чаралар үткәрүне, үсемлекләрнең корылыкка каршы торучанлыгын тәэмин итүче препаратларны актив куллануны төп бурычлар дип саный.

Моңардан тыш, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры әйтүенчә, якын арада терлекләр өчен азык, шул исәптән яфрак азык хәзерләүгә керешергә кирәк. Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, күпьеллык үләннәрне үстерүгә кемнең күпме көч куюын үләннәрне беренче катка чаптыру күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев