Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уңыш канәгатьләнерлек

Аксубай районы «ВАМИН-Аксу» агрофирмасының «Восход» бүлекчәсендә яңа уңышны җыеп алу һәм көзге культураларны чәчү эше кызу темплар белән бара. Җитәкчелекнең һәм механизаторларның эшкә җаваплы караулары нәтиҗәсендә әлеге эшләр тиз һәм вакытында башкарыла. Бүгенге көндә механизаторлар 22000 гектар мәйданнан уңышны җыеп алганнар инде, тагын 2500 гектардан игенне җыеп аласылары бар. Иген...

Аксубай районы «ВАМИН-Аксу» агрофирмасының «Восход» бүлекчәсендә яңа уңышны җыеп алу һәм көзге культураларны чәчү эше кызу темплар белән бара.


Җитәкчелекнең һәм механизаторларның эшкә җаваплы караулары нәтиҗәсендә әлеге эшләр тиз һәм вакытында башкарыла. Бүгенге көндә механизаторлар 22000 гектар мәйданнан уңышны җыеп алганнар инде, тагын 2500 гектардан игенне җыеп аласылары бар.
Иген уңышы да канәгатьләнерлек - гектарыннан 14,6 центнер бөртек чыга. «ВАМИН-Аксу» ның баш агрономы Рәмис Хәмидуллин сүзләренә караганда,, биредә бөртеклеләрне орлыкка җыеп алу эше бара, шулай ук көзге культураларны чәчүгә дә керешкәннәр. Бу эш тә яхшы бара-1000 гектардан артык җир чәчелгән инде. Планлаштырылган 7000 гектар мәйданда 14 эшче звено эшли.
18000 гектар җир туңга сөреләчәк.
«Нью Холланд» комбайнында эшләүче Ленар Нуретдинов, Альберт Раузетдинов, Рәзил Канәфин, «МЕГА» машинасында эшләүче Илнар Минһаҗев, Руслан Кондрашов, Фәрхать Әгълетдинов, «Акрос-530» ны иярләүче Флорид Мингалимов, Сергей Прописков, Владимир Ковряков; «Полесье» һәм «Дон-1500» комбайннарында эшләүче Борис Мокеев белән Газинур Гимранов агрофирманың иң яхшы комбайнчылары .
Флорид Мингалимовның кыр корабы «Восход» бүлекчәсе кырларын иңли. Менә 26 ел инде ул урып-җыю сезонында комбайн штурвалы артына утыра, шуның 4 елын аңа улы Рифат ярдәм итә.
«Восход» бүлеге агрономы Минсабир Ибраһимов әйтүенчә, бөртеклеләрне җыеп алу көзге культураларны чәчү белән бергә алып барыла. Бөртеклеләрдән арпа тулысынча җыеп алынган, аның уңышы гектарыннан 17 центнер тәшкил итә. Шулай ук сабан бодаен җыеп алу, сабан культураларын орлыкка салу һәм көзге культураларны чәчү эше башланган.
Бүлек базасы ындыр табагында Рифнур Минзалиев мөдирлегендә машинист Александр Тимофеев һәм эшчеләр Галия Камабутдинова, Зөлфия Исмәгыйлева, Алсу Кәлимуллина тырышып эшлиләр. Чәчүдә Рамил Минигулов, Олег Захаров һәм Илдар Сабитов хезмәт куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев