Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уяулык – террорчылыкның дошманы

Россия Федерациясенә карата РФ да тыелган "Ислам дәүләте" (ИД) халыкара террор оешмасы тарафыннан террор куркынычы яный. Аның лидерлары Россия төбәкләренә генә түгел, ә инде Кавказ арты, Урта Азия һәм Әфганстан илләренә дә үз даирәләрен таратырга омтылалар. Террорчылар, сентябрь аенда Россиянең "ИД"га каршы көрәшүдә Сүриягә ярдәм итү йөзеннән кораллы көчләрен куллану...

Россия Федерациясенә карата РФ да тыелган "Ислам дәүләте" (ИД) халыкара террор оешмасы тарафыннан террор куркынычы яный.



Аның лидерлары Россия төбәкләренә генә түгел, ә инде Кавказ арты, Урта Азия һәм Әфганстан илләренә дә үз даирәләрен таратырга омтылалар.

Террорчылар, сентябрь аенда Россиянең "ИД"га каршы көрәшүдә Сүриягә ярдәм итү йөзеннән кораллы көчләрен куллану турында карар кабул итүеннән һәм Россиянең РФ да тыелган "ИД" объектларына ракета-бомба һөҗүмнәре ясавыннан соң, үз эшчәнлекләрен активлаштырырга мөмкин.


-Халыкара террор оешмалары башлыклары үзләренең террор эшчәнлекләрен алар сафларына кергән Россия төбәкләре һәм БДБ илләре гражданнары ярдәме белән тормышка ашыра алалар, - дип уртаклашты фикерләре белән Россия МВДның Аксубай районы бүлеге җинаять эзләнү бүлеге җитәкчесе Илназ Зәйдуллин. - Аларга "ИГИЛ" белән кушылулары турында хәбәр иткән РФ да тыелган "Имарат Кавказ", "Хизб-ут Тәхрир әль Ислами", "Ислам җиһаты союзы", "Җаммәт Әнсруллаһ" кебек террор оешмалары тарафдарлары ярдәм итә. Полицейский сүзләренә караганда, вербовкалаучылар Россия төбәкләре буйлап йөрергә, үз диннәре кануннарын пропагандалап кына калмыйча, социаль челтәрләр аша, шәхсән аралашып, законга каршы оешмаларда катнашырга өндиләр. Алар теләсә кайсы вакытта террор актлары кылырга әзер.


Кешеләр күпләп йөргән урыннарда, дәүләт власте һәм икътисад органнары объектларында террор актлары әзерләүгә юл куймас өчен, уяу булырга кирәк. Беренче чиратта, кешеләр үзләре уяу булырга тиеш. Төньяк Кавказ һәм Көньяк Федераль округларыннан, шулай ук террорчылык активлашкан илләрдән кайткан гражданнарга карата аеруча игътибарлы булу зарур. Полициянең участок уполномоченныйларына авылларда йорт сатып алырга яки вакытлыча яшәп торырга теләүче затлар турында хәбәр итү мөһим. Кибетләрдә сатучылар озак саклана торган ашамлыклар, кием-салым, савыт-саба, төзелеш материаллары һәм кораллар, шулай ук ацетон, күкерт кислотасы, аммиак селитрасын күпләп сатып алу фактлары турында хәбәр итәргә тиеш.
Шикләнгән гражданнар яки мәгълүм фактлар хакында 02; 2-72-06, 2-79-74 телефоннарына шалтыратып хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев