Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Утта ир кеше һәлак булган

Иске Ибрай авылында бәйрәм көннәрендә янгын килеп чыккан. 7 ноябрь көнне 17.30 сәгатьтә районның Бердәм диспетчер хезмәтенә янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Янгын урынына шунда ук Аксубай гарнизоны янгын сагы һәм Яңа Ибрай посты янгын сүндерүчеләре килеп җитәләр. - Янгын сүндерүчеләр килгән вакытка йортны янгын телләре тулаем әйләндереп алган...

Иске Ибрай авылында бәйрәм көннәрендә янгын килеп чыккан.


7 ноябрь көнне 17.30 сәгатьтә районның Бердәм диспетчер хезмәтенә янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Янгын урынына шунда ук Аксубай гарнизоны янгын сагы һәм Яңа Ибрай посты янгын сүндерүчеләре килеп җитәләр.

- Янгын сүндерүчеләр килгән вакытка йортны янгын телләре тулаем әйләндереп алган иде, - дип хәбәр итте янгын сагы гарнизоны җитәкчесе Әхтәм Насретдинов. - Күршеләренең сүзләренә караганда, янгын вакытында өйдә берәү дә булмаган. Тик алар ялгышкан булып чыктылар - йорт хуҗасы дөрестән дә өйдә булмаган, ләкин янгын сүндерүчеләр янгын хәрәбәләрен аралаган вакытта бер ир-ат гәүдәсенә тап булганнар. Ул күрше авылдан кунакка килгән 1968 елгы йорт хуҗасының дусты булып чыккан. Якынча мәгълүматларга караганда, янгын сәбәбе булып кунакның ут белән саксыз эш итүе тора.

Агымдагы елның ун аенда районда килеп чыккан янгыннар күләме узган елның 12 аендагы янгыннар санын узып киткән. Күп очракта торак сектор яна - йорт, йорт яны төзелешләре, мунчалар.
- Районда яшәүчеләргә уйланырга һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә җаваплырак карарга кирәк, - дип киңәш итә районның төп коткаручысы. - Янгыннан саклану өчен кышка әзерлек чаралары күрергә, тагын бер кат җылыту системаларын, газ казаннарын, мунча мичләрен, торбаларны тикшерергә кирәк. Исегездә тотыгыз, ут аяусыз: гаиләне йорт-җирсез калдыра, кешеләрне дә кызганмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев