Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ут төрттең икән – штраф түлә

Республикада һәм районда аерым янгынга каршы режим игълан ителүгә карамастан, халык чүп-чар, камыл, коры-сары яндыруны дәвам итә. Штраф санкцияләре дә куркытмый хәтта. Мисалга, үткән җомга көнне Сөнчәле авыл җирлеге өстендәге төтен моңа дәлил булды. Шунысы борчуга сала, халык янгын иминлеге кагыйдәләренә кул селти. Янгын сүндерү экипажы Октябрь поселогыннан янгын сүндереп...

Республикада һәм районда аерым янгынга каршы режим игълан ителүгә карамастан, халык чүп-чар, камыл, коры-сары яндыруны дәвам итә.


Штраф санкцияләре дә куркытмый хәтта. Мисалга, үткән җомга көнне Сөнчәле авыл җирлеге өстендәге төтен моңа дәлил булды. Шунысы борчуга сала, халык янгын иминлеге кагыйдәләренә кул селти.
Янгын сүндерү экипажы Октябрь поселогыннан янгын сүндереп кайтканда Сөнчәле өстендәге төтенне күреп ала да инде. Авылдан читтәрәк басуда, узган елгы коры-сарыны юк итеп, янгын телләре котыра, ә аны трактор бөтен кырга тарата иде. Бөтен җирдә-бакчаларда, урамнарда учаклар дөрли. Халыктан, сез авыл җирлеге тарафыннан янгынга каршы аерым режим игълан ителүе, чүп яндырган өчен штрафлар турында хәбәрдармы, дигән сорауга, аларның барысыннан да тискәре җавап ишеттек.
Аерым янгын куркынычы режимы чорында янгын иминлеге кагыйдәләрен бозган өчен биш җитәкчегә- «ВАМИН-Аксу» һәм «Аксу Агро» ның башкарма директорлары һәм бер авыл җирлеге башлыгына карата административ эш очраклы гына ачылмаган. Аларга 15 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Районның җиде гражданына (физик затлар) да шулай ук штраф салынган-аларга икешәр мең сум акча чыгарып салырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгынга каршы режим