Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ут төртү дәлил булып тора

Февраль аенда Сергеевка авылындагы шәхси торак йортта килеп чыккан янгынның сәбәбе ут төртү булган. Аксубай һәм Нурлат районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре, янгын факты һәм аның килеп чыгу сәбәбен ачыклауда сорау алулар һәм тикшерүләр уздырып, шундый нәтиҗә чыгардылар. - Белгечләр өчен янгын сүндерүчеләр килгәч һәм янып көлгә әйләнгән йорт...

Февраль аенда Сергеевка авылындагы шәхси торак йортта килеп чыккан янгынның сәбәбе ут төртү булган.

Аксубай һәм Нурлат районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре, янгын факты һәм аның килеп чыгу сәбәбен ачыклауда сорау алулар һәм тикшерүләр уздырып, шундый нәтиҗә чыгардылар.
- Белгечләр өчен янгын сүндерүчеләр килгәч һәм янып көлгә әйләнгән йорт хуҗасы белән сөйләшкәннән соң, янгын чыгу сәбәбен ачыклау бер авырлык та тудырмады,- ди Аксубай һәм Нурлат районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге сорау алучысы Рәсим Ислямов. - Уттан йортка гына түгел, йорт яны төзелешләре - сарай, утын өеме, мунча ишегалдына да зыян килә. Кызганычка каршы, милек иминиятләштерелмәгән булган.
- Янгын килеп чыккан көннең картинасын күз алдына китереп, белгечләр 55 яшьлек хуҗабикәнең бу вакытта күршесенең хәлен белергә кергәнен ачыклаганнар. Тик ярты сәгать үткәч, аның кәрәзле телефонына авылдашы шалтыратып, өе януы турында хәбәр итә. Урамга чыгып, янгынны үз күзләре белән күргәч, хатынның нинди хис-тойгылар кичерүен күз алдына китерергә була. Йорт-җирсез һәм еллар буена җыйган мөлкәтсез калу бик аяныч.
Тикшерү ачыклаганча, йортны чыннан да яндырганнар, тик кем һәм ни өчен?
Күрсәтмәләре җинаятьне ачуда ярдәм иткән шаһитлар да табылды. Зыян күрүченең бер күршесе авыл мәдәният йорты янында кара башлык һәм ачык-коңгырт төстәге тун кигән ят ир-атны күрүе турында хәбәр итә (авылда таныш түгел кеше тиз күзгә чалына бит), нәтиҗәдә ул зыян күрүче йортына таба чабып киткән.
Шундый ук киемнәргә киенгән, чалбары тезенә кадәр юеш булган ирне авылдан ерак түгел урнашкан АЗС хезмәткәре дә күргән. Аның сүзләренә караганда, ят ир Сергеевка авылыннан Нурлат районы Андреевка авылына таба китә.
Шаһитлар сүзләренә караганда, таныш түгел ир зыян күрүченең элеккеге иренә - психик авырулы Самара өлкәсенең Югары Чаллы районы кешесенә охшаган була.
Ут төртүдә шикләнелгән затның өенә полиция хезмәткәрләре килеп кергәч, 48 яшьлек ир барысын да сөйләп бирә. Әлеге гамәлен ул, йортсыз калгач хатыным минем янга кире яшәргә кайтыр дип, ут төрттем, дип аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев