Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ут булса яшәп була

Татарстанда авыл торак пунктларында урамнарны яктырту мәсьәләсен кабат торгызу программасы старт алды. Аны тормышка ашыру өчен төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 225 миллион сум акча бүлеп бирелде. Төнлә урамнарны яктырту өчен әлеге акча хисабына һәркайсына 5 әр миллион сум акча бүлеп биреп 45 муниципалитетта эшне гамәлгә ашырырга телиләр. Әлеге программа Аксубай районын...

Татарстанда авыл торак пунктларында урамнарны яктырту мәсьәләсен кабат торгызу программасы старт алды.


Аны тормышка ашыру өчен төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 225 миллион сум акча бүлеп бирелде. Төнлә урамнарны яктырту өчен әлеге акча хисабына һәркайсына 5 әр миллион сум акча бүлеп биреп 45 муниципалитетта эшне гамәлгә ашырырга телиләр. Әлеге программа Аксубай районын да читләтеп үтмәячәк.


-Бу программа быел безнең районның сигез торак пунктында тормышка ашырылып, 332 яктырткыч урнаштырылачак,- дип аңлатма бирә башкарма комитетның төзелеш һәм коммуналь хуҗалык бүлеге белгече Илдар Рәхимов. - Әйтик, 2014 елда Аксубайда 35 яктырткыч, Түбән Баландада - 20, Ерепкинода - 10, Яңа Ибрайда - 108, Иске Кыязлыда - 89, Иске Саврушта - 35, Такталыда - 15, Шәрбәндә 20 яктырткыч куелачак.

Иске Кыязлыда урамнарны яктырту эше гөрләп бара.


Табигый ки, 5 миллион сум акча яктырткычлар сатып алуга, аларны монтажлауга һәм шулай ук аерым торак пунктларда яңа электр тапшыру линияләре сузу һәм электр щитлары сатып алуга сарыф ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев