Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Урманнарның да проблемалары була

Соңгы еллардагы эссе һава торышы һәм 2011 елның декабрендә күзәтелгән боз яңгырына кадәр әйләнә-тирә мохиткә бернинди дә куркыныч янамады. Хәзер табигатькә нәрсә булды соң? Урманнарның тәртиптә булмавын күрү өчен аның эченә керәсе дә түгел. Юллар буйлап карап үтү дә җитә, әле анда, әле монда корыган агачлар әллә кайдан күзгә ташланып...

Соңгы еллардагы эссе һава торышы һәм 2011 елның декабрендә күзәтелгән боз яңгырына кадәр әйләнә-тирә мохиткә бернинди дә куркыныч янамады.


Хәзер табигатькә нәрсә булды соң? Урманнарның тәртиптә булмавын күрү өчен аның эченә керәсе дә түгел. Юллар буйлап карап үтү дә җитә, әле анда, әле монда корыган агачлар әллә кайдан күзгә ташланып тора!
Район урманнарының бүгенге торышы һәм табигатьне яңарту өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләүне үтенеп без Аксубай урман хуҗалыгының урманнарны яклау һәм саклау буенча инженеры Петр Прокопьевка мөрәҗәгать иттек.
-Җәйге чордагы аномаль эссе һава торышы, әлбәттә инде, урманнар торышына йогынты ясамый калмады. Шуңа тагын халык хуҗалыгына һәм урман массивларына зур зыян китергән кышын күзәтелгән бозлы яңгырны, көчле җилне да өстәсәң... Ул вакытта күпме агач-куаклар сынды, бигрәк тә каеннар зыян күрде.
Корылыкның озакка сузылуы сәбәпле тискәре үзгәрешләр дә күп күзәтелде. Аерым төр куакларның кору процессын белгеч булмаган кеше дә билгели ала хәтта. Шул ук каеннарга көчле зыян килде, усак, юкә, имән агачлары да зарарланды. Эссе һава - зарарлы бөҗәкләрнең таралуы өчен уңайлы шарт. Бу агачлар зарарлы бөҗәкләрдән дә зур зыян күрделәр.
- Әлеге хәлдән чыгу өчен нинди дә булса чаралар кулланыламы?
- Урман хезмәткәрләре урманнарны корыган агачлардан чистарталар, әмма зыян күргән агачлар күп әле. Аларга корткычлар ияләшеп, бөтенләй корыталар. Корткычларга каршы көрәш алып бару өчен урман хуҗалыгы хезмәткәрләре профилактик чаралар үткәрәләр. Әмма корыган агачларның күп булуы сәбәпле, әлеге чаралар тиешле нәтиҗәне бирми. Менә шуның өчен урманнарның кайбер участокларында корткычларга каршы көрәш алып бару өчен авиациядән файдалану планлаштырыла.
Шуңа тукталасы килә, корыган агачлар күп булган участокларда кешеләргә йөрү куркыныч тудырырга мөмкин. Коры агачлар көчле җил вакытында сынып төшеп төрле имгәнүләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә урманда булганда сак һәм игътибарлы булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев