Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Урманчылар хезмәтен бәяләделәр

Урман хезмәткәрләре үткән шимбәдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. «Аксубай лесничествосы» ГКУ һәм «Аксубайлес» ГБУ коллективлары үзләренең чираттагы һөнәри бәйрәмнәренә Чабаксар лесничествосы аланына җыелдылар. Урман хезмәткәрләре көне «алтын көзгә» очраклы гына туры килмидер, мөгаен. Табигать үзенең сихрилеге белән таң калдыра. Җиңелчә генә җилдә тибрәлеп, акрын гына җиргә төшкән яшел, кызыл,...

Урман хезмәткәрләре үткән шимбәдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.


«Аксубай лесничествосы» ГКУ һәм «Аксубайлес» ГБУ коллективлары үзләренең чираттагы һөнәри бәйрәмнәренә Чабаксар лесничествосы аланына җыелдылар.
Урман хезмәткәрләре көне «алтын көзгә» очраклы гына туры килмидер, мөгаен. Табигать үзенең сихрилеге белән таң калдыра. Җиңелчә генә җилдә тибрәлеп, акрын гына җиргә төшкән яшел, кызыл, сары төстәге яфраклар бәйрәмгә аерым төсмер өстәде.
Урман хезмәткәрләре көненең тагын бер күркәм традициясе бар. Аксубай лесничествосы җитәкче-лесничие Вячеслав Мастриков, муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов, участок җитәкчеләре һәм тармак ветераннары куаклар утырттылар. Бәйрәм Татарстан әләмен тантаналы күтәрүдән башланды.
Район башлыгы Камил Гилманов тармак хезмәткәрләре алдында чыгыш ясап, аларның төбәкнең экологик иминлегенә, урман байлыгын саклау һәм арттыруга, аларны янгыннардан саклауга керткән бәя биреп бетергесез хезмәтен билгеләп үтте. Район җитәкчесе «Аксубай лесничествосы» ГБУ инженеры Андрей Ильмухинга һәм «Аксубайлес» ГБУ урманчысы Вәкил Җамалиевка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Вячеслав Мастриков лесничествоның хезмәт коллективы адресына бик күп мактау сүзләре әйтте. Профсоюз комитеты, предприятие администрациясе исеменнән ул Аксубай участок лесничествосы лесничие Алексей Даниловны, урман мастерлары Валентин Коробочкинны, Вячеслав Ижутовны, баш хисапчы Людмила Тимирясованы Мактау грамоталары белән билгеләп үтте.
Тантана гаеплеләрен «Аксубайлес» ГБУ директоры Рөстәм Гатин да бәйрәм белән чын күңелдән котлады. Ул Аксубай участогы хезмәткәрләре-урман егучы Анатолий Макаровка, тракторчы Геннадий Макаровка, производство цехы эшчеләре Александр Полященко, Ильяс Гафиятов, Ринат Галиев, Айрат Юнысовка, шоферлар Сергей Удиряковка, Наил Ярмөхәммәтовка, Ибрай участогыннан-Минехәт Мифтаховка, Рәхимҗан Мифтаховка, Чабаксар участогы эшчеләре-Юрий Утеевка, питомник эшчеләре Галина Мельниковага, Галина Ивановага Мактау кәгазьләре тапшырды.
Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев урман хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап Тарханкадан алып Заряга кадәр салынган урман юлы һәм әлеге поселок янындагы чишмәне төзекләндергәннәре өчен авыл халкы һәм тирә-як авылларда яшәүчеләр исеменнән рәхмәт белдерде.
Тантанадан соң Урмандеево һәм Савгач мәдәният йорты хезмәткәрләре сүз алды. Урман өстенә җыр-моң таралды. Гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, Сабантуй элементы булган чүлмәк вату, капчык белән сугышу, волейбол турниры кебек спорт ярышлары да җанлы, кызыклы үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урман