Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Урман хезмәткәрләренә

-Һөнәри бәйрәм алдыннан узган елдагы барлык позитив эшләр турында сөйләү гадәткә кергән,-диелә муниципаль район башлыгы Камил Гилманов котлавында. - Ә «Аксубай урманчылыгы» һәм «Аксубайлес» учреждениеләренең сөйләр сүзләре бар. Берничә ел рәттән эссе коры җәй шартларында Россия буйлап урманнар янган чорда, безнең урман хуҗалыгында бер генә янгын очрагына да юл куелмады....

-Һөнәри бәйрәм алдыннан узган елдагы барлык позитив эшләр турында сөйләү гадәткә кергән,-диелә муниципаль район башлыгы Камил Гилманов котлавында.


- Ә «Аксубай урманчылыгы» һәм «Аксубайлес» учреждениеләренең сөйләр сүзләре бар. Берничә ел рәттән эссе коры җәй шартларында Россия буйлап урманнар янган чорда, безнең урман хуҗалыгында бер генә янгын очрагына да юл куелмады. Бу, әлбәттә инде, урман хезмәткәрләренең зур казанышы.
Районда урман хуҗалыгыннан кала өзлексез реформалар, берсе артыннан икенчесе кабатланган үзгәртеп коруларга карамастан имән агачы кебек нык кала алган башка тармак юктыр, мөгаен. Һәм шунысы мөһим, шулай булуга да карамастан ул дәүләт мәнфәгатьләре өчен хезмәт итүен дәвам итә.
Якшәмбе көнне урман хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Барлык урман хезмәткәрләренә сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм, әлбәттә инде, эшләрендә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев