Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Урман хезмәткәрләре көне белән!

Урман - ул бәяләп бетергесез байлык. Аксубай төбәге урманнарга бай. Урманнарны, урман байлыкларын саклау махсус белемле һәм зур тәҗрибәле урман тармагы хезмәткәрләренә йөкләнгән. Үзегезнең тырышлыгыгыз һәм игелекле хезмәтегез белән сез табигать байлыгын арттырасыз, әйләнә-тирә мохит экологиясен яхшыртырга ярдәм итәсез. Иң мөһиме, сезнең хезмәт җимешләрегез безгә генә файда китереп калмый, киләчәк...

Урман - ул бәяләп бетергесез байлык. Аксубай төбәге урманнарга бай.


Урманнарны, урман байлыкларын саклау махсус белемле һәм зур тәҗрибәле урман тармагы хезмәткәрләренә йөкләнгән. Үзегезнең тырышлыгыгыз һәм игелекле хезмәтегез белән сез табигать байлыгын арттырасыз, әйләнә-тирә мохит экологиясен яхшыртырга ярдәм итәсез. Иң мөһиме, сезнең хезмәт җимешләрегез безгә генә файда китереп калмый, киләчәк буыннар иминлеген дә тәэмин итә. Сезгә кадәр дистәләгән еллар элек эшләгән урман хезмәткәрләре утырткан, тәрбияләгән урман полосалары безне сөендергән төсле, сезнең бүгенге хезмәтегез дә киләчәк буыннар тормышын ямьләндереп торачак. Еллар үтү белән аксубайлылар сезне бары тик рәхмәт сүзләре белән генә искә алырлар. Хөрмәтле урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Хезмәтегезгә тугрылыклы, һөнәри осталыгыгыз, тырышлыгыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Иминлек, гаилә бәхете, сәламәтлек, уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев