Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Урам бәйрәме

Якшәмбе көнне Аксубайда яңадан җыр тавышлары яңгырады. йон үзәгенең төньяк-көнчыгышында яшәүчеләр халык телендә «Югары оч» дип йөртелүче урамда Урам көнен үткәрделәр. Комсомол урамындагы «Престиж» кибете янында шул урамда яшәүчеләр һәм иганәчеләр Алексей Сидиряков, Анатолий Тихейкин, Александр Убейкин, Юрий Безруков, Василий Анашкин, Иван Жаренов, Николай Становов һәм башкалар ярдәме белән әзерләнгән...

Якшәмбе көнне Аксубайда яңадан җыр тавышлары яңгырады.


йон үзәгенең төньяк-көнчыгышында яшәүчеләр халык телендә «Югары оч» дип йөртелүче урамда Урам көнен үткәрделәр. Комсомол урамындагы «Престиж» кибете янында шул урамда яшәүчеләр һәм иганәчеләр Алексей Сидиряков, Анатолий Тихейкин, Александр Убейкин, Юрий Безруков, Василий Анашкин, Иван Жаренов, Николай Становов һәм башкалар ярдәме белән әзерләнгән озын өстәл куелды. Бу урамда туып-үскән, шунда яшәгән кешеләрне тәбрик итәргә башкарма комитетның элеккеге җитәкчесе Николай Становов, Аксубай чиркәве атакае Александр Качаев, чуаш милли автономиясе вәкиле Роза Чентаева килде. Бәйрәмдә тартынып читтә торучылар булмады, чөнки монда бер урамда үсеп, үз вакытында «Аксубай» совхозында хезмәт куйган кешеләр, аларның оныклары, оныкчыклары җыелган иде. Чарага килүчеләрне тарихның үткәннәргә илтүче җебе берләштереп торды. Элеккеге елларда да югары очта ел саен Уяв бәйрәмен үткәргәннәр.
-Безнең әти-әниләребез вакытында оештырыла торган бәйрәмнәрнең кире әйләнеп кайтуы безнең өчен зур шатлык. Хәзер таныш кешеләрне күрү мөмкинлеге артты. Бәйрәм буласын ишетеп, очрашып сөйләшер өчен читтә яшәүчеләр дә кайтып җитәләр. Гомумән, бәйрәмнән соң яшьлеккә, бала чакларга кайтып килгән кебек буласың, - дип хисләре белән уртаклашты Валентина ханым.
Мондый бәйрәм биредә икенче ел үткәрелә инде. Былтыр аны үткәрү тәкъдиме белән Андрей Ондиков, Миронкин һәм Удияров Александрлар халыкка мөрәҗәгать иткәннәр иде.
Алып баручы Надежда Мишина беркемгә дә тик кенә утырып торырга ирек бирмәде, яңадан-яңа уеннар, бәйгеләрне оештырып кына торды. Нина Волкова, Татьяна Григорьева, Василий Воронин, Василий Анашкин һәм Нурлаттан килгән Сергей Николаевның дәртле җырлары барысын да биетте. Бәйрәм төн уртасына кадәр дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев