Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ул япон милитаристларын тар-мар итүдә катнашкан

Шушы көннәрдә Карасу авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы, хезмәт ветераны Шәяхмәт Хәсәновка туксан яшь тулды. Карасудагы кызы Мәдинә өендә ул әле озак түгел генә яши башлаган. Шәяхмәт агаЮгары Нурлатта туып үскән, гомере буена, җитмеш яшенә кадәр терлекчелектә эшләгән. Шәяхмәт Вәлиәхмәт улы тормыш сөючән, игелекле кеше. -Әти халык биюләрен башкарганда, хәтта...

Шушы көннәрдә Карасу авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы, хезмәт ветераны Шәяхмәт Хәсәновка туксан яшь тулды.


Карасудагы кызы Мәдинә өендә ул әле озак түгел генә яши башлаган. Шәяхмәт агаЮгары Нурлатта туып үскән, гомере буена, җитмеш яшенә кадәр терлекчелектә эшләгән.
Шәяхмәт Вәлиәхмәт улы тормыш сөючән, игелекле кеше.
-Әти халык биюләрен башкарганда, хәтта идәннәр дә сыгыла иде,-дип сөйли кызы Мәдинә ханым. -Әле күптән түгел генә ул үз хуҗалыгын тотты, мал асрады, бакчасын карап торды. Хәзер дә туган авылына еш кайтып йөри.
Шәяхмәт Вәлиәхмәт улы, ике атна дәвам иткән һәм Японнарның Квантун армиясе җиңелүе белән тәмамланган киң күләмле Маньчжурия операциясендә катнашкан. Тормыштан укып белгәнебезчә, операция барышында миллионнан артык кешесе булган төркем тар-мар ителә, 600 меңнән артык япон солдаты әсирлеккә бирелә.
Мао Цзедун сүзләренчә: "Кызыл армия кытай халкына илбасарлардан азат итү өчен ярдәмгә килде. Кытай тарихында мондый хәлнең булганы юк иде әле. Әлеге вакыйганың әһәмияте бәя биреп бетергесез" була.
Шәяхмәт Вәлиәхмәт улы Байкал арты фронтының иң яхшы снайперларының берсе санала.
-Бер тапкыр безнең дивизиядән берничә солдат качып китте, аларны тоттылар һәм атып үтерделәр,-дип искә алды ветеран. -Һәм икенче көнне, иртә белән, мине командир чакыртып алды. Мин куркып калдым-нинди булса да гаебем бар, шуның өчен мине дә атып үтерерләрме икән, дип уйладым. Яхшы атканым өчен командование миңа ике атналык ял бирергә уйлаган икән.
Шәяхмәт ага ялын фронтта үткәрә: туган ягына кайтырга ерак, кайтып килергә вакыт калмый.
Шәяхмәт Хәсәнов "Японияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнгән.
Язмыш ветеранга игътибарлы һәм игелекле балалар бүләк итә. Бүген аның куанычы җиде баласы, унбер оныгы һәм сигез оныкчыгы. Ул һәркайсында аз-азлап кунакта була, ә даими яшәү урыны яраткан кияве Ильяс Сөйләйманов өендә.
-Хөкүмәт ветераннарга зур игътибар бирә,-дип әйтте Шәяхмәт Хәсәновны тәбрикләргә килгән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. -Ветераннарның җәмәгать тормышында, яшьләрне тәрбияләүдә, обелискларны яңартуда актив катнашулары куандыра. Шәяхмәт Вәлиәхмәтович, сезгә сәламәтлек һәм озын гомер телим.
Ветеранны олуг юбилее белән районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов һәм Карасу авыл җирлеге башлыгы Фәнгать Идиятуллин да котладылар. Ветеран исә үзен онытмаганнары, бүләк алып килгәннәре өчен олы рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев