Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Укытучыларны хөрмәтләделәр

Узган шимбәдә Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана бер сулышта, матур бер мизгел кебек үтте. Моңа бары тик иң яхшы концерт номерлары, атап әйткәндә, 3 нче урта белем бирү мәктәбе укучылары чыгышы кертелгән чаралар программасы булышлык итте. Район башлыгы Камил Гилманов тәбрикләү сүзләре белән тантананы ачып, Республиканың капиталь ремонт программасына кергән...

Узган шимбәдә Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана бер сулышта, матур бер мизгел кебек үтте.


Моңа бары тик иң яхшы концерт номерлары, атап әйткәндә, 3 нче урта белем бирү мәктәбе укучылары чыгышы кертелгән чаралар программасы булышлык итте.
Район башлыгы Камил Гилманов тәбрикләү сүзләре белән тантананы ачып, Республиканың капиталь ремонт программасына кергән дүрт гомумбелем бирү учреждениясе җитәкчесе: Вячеслав Миронкин, Илгиз Гинатуллин, Владимир Красильников, Рамил Хәсәнов һәм ике ДОУ мөдире - Любовь Питимирова һәм Гөлназ Гайфуллинага Грамоталар тапшырды.
Ветеран-педагогларга аерым мөнәсәбәт быелгы Укытучылар көненең аерым үзенчәлегенә әверелде. Район мәгариф бүлеге үзләренең өч дистәдән артык гомерләрен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучыларга ике - "Һөнәргә тугрылык" һәм "Үз эшенең остасы" номинацияләрен билгеләде. Бәйрәмдә ветеран-җитәкчеләр: элеккеге мәгариф бүлеге мөдире Ирек Галиуллинның, мәктәп директорлары Луиза Минсафина, Михаил Пикмуллин һәм Михаил Мулеевның катнашуы аңа аерым җылылык һәм күркәмлек өстәде.
"Һөнәргә тугрылык" номинациясендә Михаил Пикмуллин, укытучылар Рифнур Гафиятов (Яңа Дума урта мәктәбе), Асия Хамматова (Шәрбән урта мәктәбе), Зинаида Голованова (СОШ №3), Нина Мастрикова (АЛ), Георгий Горбунов (Иске Ильдеряк СОШ), Валерий Ендерюков (Чув.Енорускино СОШ), Суфия Фәтхетдинова (Такталы ООШ), Сиринә Әбрарова (Иске Кыязлы СОШ), Рәзинә Рәхмәтуллина (Иске Мокшино СОШ), Нина Падюскина (ДОУ №2), Әлфия Гелметдинова (Такталы ДОУ) Грамоталар белән бүләкләнделәр.
"Үз эшенең остасы" номинациясендә Аркадий Михайлов (Иске Үзи СОШ), Габдулла Мотыйгуллин (Яңа Ибрай СОШ), Фәрбизә Сабирова (Яңа Дума СОШ), Павел Крюков (СОШ №2), Екатерина Пензенцева (СОШ №3), Зоя Крайнова (Яңа Аксубай тулы булмаган мәктәбе), Ләлә Гафиятова (АЛ), Галина Грачева (Сөнчәле СОШ), Вера Бикмурзина (Яңа Тимошкино СОШ), Тамара Башкирова ("Радуга" балалар бакчасы), Рәмзия Зарипова (Шәрбән СОШ), Ирина Беженцева ("Ләйсән" балалар бакчасы), Алевтина Федорова (Иске Савруш ООШ), Валентина Ерхонина (СОШ №3) бүләккә лаек булдылар.
Бәйрәмдә шулай ук юбиляр-мәктәпләр һәм дебютант-директорлар да билгеләп үтелде. Бер төркем мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләрен "Актив позиция өчен" номинациясендә Грамоталар белән бүләкләделәр. Республика бәйгеләрендә җиңүчеләр һәм призерлар, шул исәптән мәктәпкәчә белем бирү учрежениеләре тәрбиячеләре, уку-тәҗрибә участоклары, мәктәп лесничестволары җитәкчеләре дә бүләксез калмадылар. Иң яхшы физкультура укытучылары Геннадий Леонтьев, Валерий Павлов, Рәис Бикушев ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов акчалата премияләр алдылар.
Район мәгариф системасының профсоюзлар рәисе Фәрит Хуҗиәхмәтов актив җәмәгать эше алып барган бер төркем мәгариф системасы хезмәткәрләренә акчалата призлар тапшырды. Бәйрәмдә катнашучыларның берсе дә игътибарсыз калмады.
Бәйрәм чарасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Николай Становов һәм аның урынбасары Сергей Александров катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев