Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Укучыларга түгел, укытучыларга бәя бирделәр

Аксубайда "Ел укытучысы" бәйгесенең зональ этабы үтте. Өч районның 15 конкурсанты педагогик осталыкта көч сынаштылар. Тантаналы кичәне ачуда Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов катнашты. -Соңгы елларда мәгариф өлкәсенә өстенлекләр күбрәк бирелә башлады, - дип билгеләп үтте җитәкче, - мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә. Ел саен капиталь яки агымдагы ремонт үткәрелә,...

Аксубайда "Ел укытучысы" бәйгесенең зональ этабы үтте.


Өч районның 15 конкурсанты педагогик осталыкта көч сынаштылар. Тантаналы кичәне ачуда Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов катнашты.

-Соңгы елларда мәгариф өлкәсенә өстенлекләр күбрәк бирелә башлады, - дип билгеләп үтте җитәкче, - мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә. Ел саен капиталь яки агымдагы ремонт үткәрелә, белем бирү оешмалары техника белән баетыла. Укытучы һөнәренең дә дәрәҗәсе үсә бара. Бездә дә район башлыгы Гранты гамәлгә кергән, аны иң яхшы педагоглар ала. Бәйгедә катнашучыларга уңышлар телим. Әлбәттә, көчлеләр җиңәчәк, шулай да мин елның иң яхшы укытучысы дигән исемнең безнең район мөгаллименә биреләчәгенә ышанам.

Хөкемдарлар комиссиясе эшен Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Гөлнара Исламова җитәкли.

- "Ел укытучысы" бәйгесенең зональ этабында сезне сәламләвемә шатмын, - диде Гөлнара Ильдар кызы. - Бу исәп буенча безнең тугызынчы һәм соңгы зона. Без 207 дәрес һәм 207 мастер-класс карадык. Монда да көчле, лаеклы дәгъвачылар булыр дип ышанам. Сез үз районыгызда җиңүчеләр булдыгыз инде. Әмма иң көчлеләрне билгеләү безнең өчен җиңелләрдән түгел. Республика турына ун химия, ун математика укытучысы һәм башка фәннәрдән 15 укытучы керәчәк. Сайлап алу баллар рейтингы буенча үткәреләчәк. Уңышлар сезгә!

Бәйге узган 3 нче мәктәп укучылары искиткеч концерт программасы әзерләгәннәр.

Шулай итеп, Аксубайны Ольга Архипова (рус теле һәм әдәбияты, Аксубай лицее), Марина Пикмуллина (математика, өченче Аксубай урта белем бирү мәктәбе), Җәүдәт Вәлиуллин (физика, Яңа Дума урта белем бирү мәктәбе), Зинаида Козлова (химия, өченче Аксубай урта белем бирү мәктәбе), Елена Львова (математика, икенче Аксубай урта белем бирү мәктәбе).

Аларның ачык дәресләре гаҗәпләндерде, сокландырды һәм горурлык хисләре уятты. Конкурсантлар кырыс хөкемдарлар алдында, үзләрен бик тыныч тоттылар, аларны төшереп торучы видеоларга да, фотокамераларга да игътибар бирмәделәр, үз сыйныфларында үз укучыларына гадәти дәрес биргән кебек хис иттеләр.

-Дәрес алдыннан бераз дулкынландым, тик соңрак тынычландым, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты безнең белән Зинаида Козлова.

- Бәйге алдыннан сез дәресләрегезне кабатлыйсызмы, - дип сорадык без.

-Мин унберенче сыйныф укучылары белән бер сынау дәресе үткәреп карадым, - дип җавап бирде Зинаида Аркадьевна, - бирелгән 20 минут аралыгына сыешаммы икәнен белер өчен. Ә гамәлдә исә, бәйге үткәрелергә тиешле балалар белән бер нидә кабатланылмый.

-Исегезгә төшерәбез, бәйгедә катнашучылар егерме минутлык дәресләрне һәм мастер-классларны 15 минутта күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев