Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уңай якка үзгәрешләр күз алдында

Якшәмбе көнне Аксубай районында эшлекле визит белән РФ Дәүләт Думасы Федераль чакырылыш депутаты Фатыйх Сибагатуллин булып китте. Район башлыгы Камил Гилманов белән бергә алар көн дәвамында төрле объектларга бардылар - агрофирмалардагы игенчеләр, районның төрле оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән очраштылар, иртәнге якта ачылган ягулык салу станциясендә, 260 урынга исәпләнгән балалар...

Якшәмбе көнне Аксубай районында эшлекле визит белән РФ Дәүләт Думасы Федераль чакырылыш депутаты Фатыйх Сибагатуллин булып китте.


Район башлыгы Камил Гилманов белән бергә алар көн дәвамында төрле объектларга бардылар - агрофирмалардагы игенчеләр, районның төрле оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән очраштылар, иртәнге якта ачылган ягулык салу станциясендә, 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелешендә, шулай ук бассейн һәм фонтан төзүчеләр янында булдылар. Ял көне булуга карамастан, төзелеп килүче объектларда кызу эш кайный иде.
-Районда 33 объектта төзелеш һәм ремонт эшләре алып барыла. Төзүчеләр һәм подряд оешмалары аларның районга ни дәрәҗәдә кирәк булуын аңлыйлар, шуңа күрә ял һәм бәйрәм көннәрендә дә эшлиләр, - дип әйтте район башлыгы төзелеп килүче балалар бакчасы янында. -Балалар бакчасына килгәндә, районга ул бик кирәк, чөнки Аксубай зурая, үсә, шуңа күрә әлеге бина яңа микрорайонда, нигездә яшь гаиләләр яши торган җирдә төзелә.
Балалар бакчасының төзелеш мәйданы -1700 метр квадрат, көн саен биредә йөзгә якын кеше эшли, бинаның эчен эшләүдә аксубайлылар да катнаша. «Стройкомплекс» ҖЧҖ подряд оешмасының генераль директоры урынбасары Эдуард Сагдиев сүзләренә караганда, балалар бакчасы сентябрь азагында төзелеп бетәчәк, төзүчеләр территорияне тәртипкә китереп анда уен мәйданчыклары урнаштырачаклар.

- Кешеләргә балалар бакчалары, мәктәп һәм башка социаль объектлар беренче чиратта кирәк, - диде Фатыйх Сибагатуллин. -Шулай да объектларны тапшыру вакытын тизләтергә кирәкми, бу башкарылган эшләрнең сыйфатына йогынты ясарга мөмкин. Барысы да җиренә җиткерелеп эшләнергә тиеш.
Бакчаны карагач, алар шәхси эшмәкәр Алексей Семеновның яңа ачылган ягулык салу станциясенә бардылар. Район башлыгы Камил Гилманов аксубайлыларны станция ачылу белән котлап, әлеге объектның яңа эш урыннары булдыруын һәм үзара конкурентлык өчен дә кирәк булуын ассызыклады. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Леонид Жуков та ягулык станциясе ачылуның әһәмияте турында сөйләде.

-Ягулык салу станциясе ачуда ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәтләремне белдерәм. Бу комплекс автомобиль дөньясының барлык заманча таләпләренә туры килә, биредә автомобиль хуҗаларын май һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итүче кибет тә булачак, - диде ачылу тантанасында яңа станция хуҗасы.

Әңгәмә барышында Фатыйх Сибагатуллин, Аксубай районында кече бизнес, эшмәкәр-җитештерүчеләр үсеше сөендерә, ә төрле өлкәләрдә конкуренция булу хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуга китерәчәк, диде. Болар барысы да кулланучы файдасына була бит.
Бассейн төзү мәйданчыгында якшәмбе көнне шулай ук эш кайный иде. Төзелеш тәмамлануга әле шактый вакыт бар - бассейнны ел азагында тапшыру күздә тотыла. Төзелешнең подряд оешмасы вәкиле 25 метрлы бассейн балалар һәм өлкәннәр зонасына бүленгән булачак, проектның гомуми бәясе 170 миллион сум, -диде.

Район башлыгы РФ Дәүләт Думасы Федераль чакырылыш депутатына район үзәге буенча кечкенә генә экскурсия үткәрде: яңа спорт мәйданчыгын, ял итү зонасы, парк һәм төзелеп килүче фонтан урнашкан үзәк мәйданны күрсәтте.
Фатыйх Сибагатуллин объектлардагы төзүчеләр, игенчеләр, аксубайлылар белән очрашканнан соң, район күләмендә барган позитив үзгәрешләргә, зур күләмле төзелешләргә шатлануын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев