Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тынычлык һәм хезмәт бәйрәме

Аксубайда беренче май бәйрәме истә калырлык булып үтте. Кояшлы иртәдә мәйдан өстендә музыка яңгырап торды. Һәр елны бу көнне район үзәгендә "Уйна, гармун!" район конкурсын үткәрү күркәм йолага әверелде. Бу юлы да үзешчән артистлар гармунда уйнарга яратучыларга чын бәйрәм ясадылар. Тамашачылар гармун көйләре астында бәйгедә катнашучыларны көчле алкышлар белән каршы...

Аксубайда беренче май бәйрәме истә калырлык булып үтте.


Кояшлы иртәдә мәйдан өстендә музыка яңгырап торды. Һәр елны бу көнне район үзәгендә "Уйна, гармун!" район конкурсын үткәрү күркәм йолага әверелде. Бу юлы да үзешчән артистлар гармунда уйнарга яратучыларга чын бәйрәм ясадылар.

Тамашачылар гармун көйләре астында бәйгедә катнашучыларны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Музыкаль программаны районның сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе, "На завалинке" ансамбле җитәкчесе Евгений Копанев ачты. Гармун тавышы бер генә кешене дә битараф калдырмый, кешенең күңел кылларын тибрәндереп, хис-тойгыларны уята. Бу уен коралында өздереп уйнаучы үзешчән музыкантлар, әлеге чынбарлыкны тагын бер кат исбатладылар.

Тамашачылар арасыннан кемдер сәхнәдә гармунда уйнаучыга кушылып җырлады, кемдер биергә үк тотынды. Үзәк мәйданга җыелган халык бирелеп концерт карады, аларны, кем җиңәр икән, дигән сорау бөтенләй кызыксындырмый иде. Һәр катнашучының чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде, алар алкышларны кызганмадылар. Урмандеево мәдәният йортыннан "Урмандеево әбиләре" коллективы чыгышы җыелучылар өчен көтелмәгән бүләк булды. Ансамбль Архип Иванов һәм Эдуард Ильинга кушылып тамашачыларга берничә җыр бүләк итте.

Конкурс программасы барган мәлдә, сәхнә янәшәсендә кулланма сәнгать осталары үз эшләрен җәелдереп җибәрделәр. Районның туган якны өйрәнү музее каршында Әлфия Нурхамәтова җитәкчелегендә эшләп килгән "Балкыш" иҗат берләшмәсе әгъзалары биредә үзләре ясаган әйберләрдән сату-күргәзмә оештырдылар, декоратив-кулланма сәнгать әйберләре ясау осталыгы белән уртаклаштылар. Аксубайлылар һәм район кунаклары Әлфия Мокроусованың кул астында булган чималдан һәм күннән ясалган әйберләрен, Энҗе Мостафина, Фәүзия Нуртдинова иҗат иткән картиналарны зур кызыксыну белән карадылар.

Ә оста куллы Светлана Мелентьева (сәйлән белән эшләү) һәм Андрей Бикмуллин (агачка чукып рәсем төшерү остасы) мастер-класс күрсәттеләр. Сәйлән үрү һәм агачка уеп рәсем ясау сәнгатенә өйрәнергә теләүчеләрнең исәбе-хисабы юк иде. Сәнгатьнең әлеге төре белән бигрәк тә балалар кызыксынды. Халык мәш килгән арада гармунчылар конкурсы ахырына якынлашты. Мәдәният йорты җитәкчесе Евгений Мартынов барысын да яз һәм хезмәт бәйрәме белән җылы тәбрикләде. Халык, тамашачылар белән уртак килешүгә килеп, ул Василий Тимофеевка җиңүче дипломы тапшырды, Василий Анашкинга -икенче, Василий Воронинга өченче урыннар бирелде. Үзәк мәйданда беренче май тантанасы кич белән дә дәвам итте. Аксубай халкы яратып өлгергән үзешчән артистлар сәхнәдә чыгыш ясадылар, яшьләрне төнге дискотека көтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев