Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тынычлап яши алалар

Сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль яклау учреждениеләре арасында янгынга каршы торышны тикшерү буенча ел саен уздырыла торган республика смотр-бәйгесендә Аксубай Интернат-йорты өченче дәрәҗә Дипломант булды. Шул уңайдан, узган атнада Интернат-йорт кунаклар каршы алды-коллективка бүләк тапшыру өчен Татарстан МЧС вәкилләре-ТР дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары Ленар Бәһаветдинов, Аксубай күзәтчелек эшчәнлегенең...

Сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль яклау учреждениеләре арасында янгынга каршы торышны тикшерү буенча ел саен уздырыла торган республика смотр-бәйгесендә Аксубай Интернат-йорты өченче дәрәҗә Дипломант булды.


Шул уңайдан, узган атнада Интернат-йорт кунаклар каршы алды-коллективка бүләк тапшыру өчен Татарстан МЧС вәкилләре-ТР дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары Ленар Бәһаветдинов, Аксубай күзәтчелек эшчәнлегенең территориаль бүлек җитәкчесе Рөстәм Гафиятов килде.

-Әлеге социаль учреждение-янгынга каршы иминлек планында, районда иң яхшылар исәбендә,-дип әйтте Рөстәм Гафиятов.

-Йорт хезмәткәрләре монда яшәүчеләр өчен җаваплы булуларын аңлап, янгынга каршы чараларның барысын да вакытында үткәрәләр, янгын иминлеге тиешле дәрәҗәгә куелган-йорт түбәсе утка чыдам эремә белән эшкәртелгән, җир астына су тутырылган сыешлык урнаштырылган.

Интернат-йорт директоры Роза Минеголовага Диплом тапшырып, Ленар Бәһаветдинов, социаль учреждениеләрдә балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең иминлеге, барыннан да элек, чит кешеләргә, атап әйткәндә, хезмәт күрсәтүче персоналга бәйле, дип билгеләп үтте. Әлеге йорт түбәсе астында дистәләгән кеше яши бит.

2013 елда гына да Аксубай Интернат-йорты биш бәйгедә, шул исәптән, ике грант проектында катнашып, призер булды.
-Бу безнең коллектив өчен иң зур бүләк. Әлбәттә инде, бу җиңү безгә җиңел генә бирелмәде, янгынга каршы чараларны үткәрү өчен өстәмә средстволар кирәк, җитмәсә, бу эшләр бер көндә генә тәмамланмый, әмма без, үзебездә яшәүче картларның имин тормышын тәэмин итү өчен, мөмкин булганның барысын да эшләргә тиешбез. Аларның гомерләрен куркыныч астына куярга безнең хакыбыз юк, - дип әйтте йорт директоры.

Роза Галиәхмәтовнаның борчылуы аңлашыла да, чөнки мәгълүмат чыганаклары социаль учреждениеләрдә янгын чыгу турындагы хәбәрләрне һәрдаим җиткереп торалар. Аларда, моңа җаваплы кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында, гаепсезләрнең гомере өзелә.

Аксубай Интернат-йортындагы кешеләр тынычлап яши алалар-биредә янгын иминлеге республика дәрәҗәсендә тикшерелде. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре сүзләренә караганда, Аксубай Интернат-йорты киләчәктә дә бу кысаларны саклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев