Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Турнир традиционга әверелде

Аксубайда "Таткоммунэнерго" кубогына самбо буенча уздырылган турнирда унбиш районнан спортчылар катнашты. Ул традиционга әверелде инде - быел өченче тапкыр уздырылды, иң көчлеләр исемен алу өчен 1996-2005 елларда туган егетләр һәм кызлар көч сынашты. Турнирда ел саен күбрәк спортчы катнаша. Быел да аның чикләре киңәйде - Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән...

Аксубайда "Таткоммунэнерго" кубогына самбо буенча уздырылган турнирда унбиш районнан спортчылар катнашты.
Ул традиционга әверелде инде - быел өченче тапкыр уздырылды, иң көчлеләр исемен алу өчен 1996-2005 елларда туган егетләр һәм кызлар көч сынашты.

Турнирда ел саен күбрәк спортчы катнаша. Быел да аның чикләре киңәйде - Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Нурлат шәһәрләреннән, Чирмешән, Спас районнарыннан, хәтта Самара шәһәре һәм өлкәсеннән дә катнашучылар бар иде.
Шунысы сөенечле, 170 катнашучының 24е тренер Александр Скворцов кулы астында шөгыльләнгән Аксубай спортчылары.
Район башлыгы Камил Гилманов турнирны ачып, бүген Татарстанда спортны үстерүгә зур игътибар бирелә, дип билгеләп үтте.
- Күпчелек зональ һәм республика ярышларының безнең районда уздырылуы куандыра. Чараны оештыручыларга рәхмәтебез чиксез. Без үзебезнең спортчыларыбыз белән горурланабыз. Әлеге спорт төре буенча үзебезнең чемпионнарыбыз бар, бүген дә көчле, лаеклы спортчыларның җиңүен телим, - диде Камил Гилманов.
- Ни өчен, өстәвенә коллективлар арасында түгел, ә нәкъ менә балалар арасындагы тармак ярышлары Аксубайда уздырыла соң?
- Бу алыштыргысыз йола. Минемчә, Аксубай районын спортчылар башкаласы дияргә була, монда спортның күп төрләре уңышлы гына үсеш ала, ә самбо спортына килгәндә, аның үз дөнья чемпионнары бар инде, - дип билгеләп үтте "Таткоммунэнерго" управляющие Фаил Шәрәфетдинов. - Безне сезнең райондагы ТКХ МПП предприятиесе, шәхсән аның спорт өчен җан аткан җитәкчесе белән яхшы мөнәсәбәтләр бәйли. Турнирны оештыру идеясын Игорь Шугаев белдерде, ә район җитәкчесе хуплады, без дә моны куәтләдек кенә. Иң мөһиме - балаларның җиңүгә, яхшы нәтиҗәләргә омтылышын күрү.
Кызыл һәм зәңгәр төстәге кимоно кигән ике йөзгә якын егет һәм кыз ярышларга нәкъ менә шул теләк белән килгәннәр дә. Өч келәмдә киеренке көч сынашу барды. Самбочылар өчен җан атарга аларның тренерлары гына түгел, әти-әниләре дә килгәннәр.
-Улыбыз самбо спорты белән бишенче ел шөгыльләнә, Аксубайда уздырылган ярышларга өченче тапкыр килүебез, төрлесе булды - җиңүләр дә, җиңелүләр дә, лаеклы итеп җиңелә белергә дә кирәк. Әмма бу юлы без призерлар исемлегендә булырбыз дип ышанам, - диде Юрий исемле самбочы егетнең әтисе.
-Аксубайга ел саен киләбез, кунакчыл каршы алалар, көрәшчеләр дә көчле, - дип билгеләп үтте Чистай шәһәреннән килгән самбо буенча баш тренер Анатолий Лаврентьев.
Болгардан килгән тренер, дзюдо һәм самбо буенча СССРның спорт мастеры Владимир Борюшкин ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм спортчыларны кызыксындыру өчен мөһим булган призлар фондын билгеләп үтте.
Келәм өстендә көч сынашу кызганнан-кыза барып, иң көчлеләр үзләрен күрсәтә тордылар, бу бигрәк тә финал ярышларында нык сизелде. Аксубайлылар районның иң көчле самбочылары көрәшен тын да алмый күзәттеләр.
Әйтергә кирәк, быел ярышлар бюджеты ике йөз мең сумга якын тәшкил итте, шуның 100 мең сумы - призлар фонды, 70 мең сумга якын акча кубоклар, медальләр һәм грамоталар сатып алуга тотылган. Беренче урынны алган өчен - 3000 сум, икенче урын өчен - 1700 сум, өченче һәм дүртенче урыннар өчен 900 әр сум акчалата премия белән бүләкләделәр. Егетләр һәм кызлар арасында иң кискен ыргылыш күрсәткән өчен дә акчалата премия каралды.
Самбо буенча дөнья чемпионкасы Диләрә Латыйпова чыгышы бик тә мавыктыргыч булды. Җанатарлар һәм Аксубай самбочылары аңа бөтен яклап көч биреп тордылар - ул үзен яклау осталыгын күрсәтеп, көндәшен егып салып, иң кискен ыргылыш ясады. Ольга Шугаева, Ильвира Салахова, Рәзилә Хәмитова да шулай ук лаеклы көрәштеләр. Кызлар Ильвираның финал уенында җиңү яулавын түземсезлек белән көттеләр һәм аны күтәреп алдылар.
- Әфәрин, сез минем каһарманнарым, - дип горурланып каршылады үзенең спортчыларын тренер Александр Скворцов. - Аларның барысы да көчле самбочылар, тик бүген кемдер күбрәк тырышлык куйды.
Шуны әйтеп үтәргә кирәк, 52 призлы урынның уникесен Скворцов самбочылары яулады, өстәвенә алты беренче урынны. Михаил Горожанкин, Валерий Сулбаев, Ильвира Салахова, Рузилә Хәмитова, Ольга Шугаева, Диләрә Латыйпова үзләренең авырлык категориясендә беренче урыннарга лаек булдылар. Александр Крайнов, Адел Садыйков - икенче, Хәким Кадыйров, Данил Галиуллин, Булат Вәлиуллин, Айсаф Шәязданов өченче урыннарны яуладылар.
Гомумкоманда исәбендә беренче урын аксубайлыларга бирелде, спаслылар - икенче, чистайлылар -өченче, түбәнкамалылар - дүртенче, самаралылар - бишенче, ярчаллылылар бишенче урында.
Җиңүчеләрнең барысы да кубоклар, медальләр һәм акчалата премия алдылар. Аерым самбочылар һәм тренерлар район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары, "Таткоммунэнерго", Яшьләр эше һәм спорт министрлыгының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне район җитәкчелеге, ярышларны оештыручылар һәм иганәчеләр котладылар.
"Таткоммунэнерго" РПО ААҖ, бертуган Иван һәм Игорь Шугаевлар, Татарстан Республикасы Яшьләр эше һәм спорт министрлыгының "Идел" дәүләт автоном яшьләр үзәге учреждениесе директоры Рамил Минеголов, якташыбыз Айнур Бакиров, АТУТ директоры Фәрхат Аюпов, самбо спортын сөючеләр Сергей Иванов, Роман Волков, Руслан Вәлиев, Мансур Рафиков, Николай Зюзин, Евгений Уфандеев, Леонид Охотников, Рәмис Айзатуллин, Алексей Степанов, Петр Крайнов, Нияз Шакиров, Федор Семенов, Рафаэль Низаев, Юрий Безруков, Вазыйх Нәсыйбуллин, Марат Габдрахманов, Рәмис Сафиуллин иганә ярдәме күрсәттеләр.
Тренерлар һәм катнашучылар турнирның югары дәрәҗәдә оешканлыгын билгеләп үтеп, "Яшьлек" спорт комплексы директоры Радик Мостафинга, Станислав Зайцев житәкчелегендәге яшьләр эше һәм спорт бүлегенә, ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтова чиксез рәхмәтләрен җкерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев