Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тулы куәткә эшлиләр

«Продкорпорация» ООО да азык хәзерләү эшләре югары темплар белән бара. 28 июньдә, бер көн эчендә генә дә авыл хуҗалыгы предприятиесендә 200 тонна яхшы сыйфатлы печән әзерләгәннәр. Бүгенге көндә хуҗалыкта барлыгы 1000 тонна печән әзерләнгән инде. Хуҗалыкта сенаж запасы 2000 тонна тәшкил итә. 1810 гектар мәйданнан үләннәр чаптырылган. Бу, беренче чиратта,...

«Продкорпорация» ООО да азык хәзерләү эшләре югары темплар белән бара.


28 июньдә, бер көн эчендә генә дә авыл хуҗалыгы предприятиесендә 200 тонна яхшы сыйфатлы печән әзерләгәннәр. Бүгенге көндә хуҗалыкта барлыгы 1000 тонна печән әзерләнгән инде. Хуҗалыкта сенаж запасы 2000 тонна тәшкил итә. 1810 гектар мәйданнан үләннәр чаптырылган. Бу, беренче чиратта, хезмәтне белеп оештыру нәтиҗәсе. Чөнки авыл хуҗалыгы предприятиесендә техника арсеналы белән мактана алмыйлар. Аларда бары тик бер МаккДон, (тагын берсе җәлеп ителгән), бер КамАЗ автомашинасы (тагын икесе-җәлеп ителгән), 18 прессланган печән төргәген сыйдырышлы арбалы МТЗ-1221 тракторы, 7-8 төргәкне сыйдырган арбалы ПТС һәм шулай ук КУН-10 пресс-җыйгыч бар.
-Теләсә нинди эштә дә уңыш техникага түгел, энтузиазм белән хезмәт куючы кешеләр тырышлыгына бәйле,-дип сөйли предприятие җитәкчесе Заһит Ганиев.
-Азык хәзерләү сроклары кыска, печәнне вакытында чабып, җыеп аларга өлгермисең икән, сыйфат югала. Безнең дүрт бүлектә дә кешеләр аны вакытында җыеп алу өчен тырышалар. А.Гелметдинов, Илһам Хамәтҗанов һәм Фәнил Гайнетдинов идарә иткән Макк-Дон тракторлары басып торуны белмиләр. Теземнәрне әйләндерү белән мәшгуль булган Владимир Семенов, Ришат Төхвәтуллин, Юрий Мельников бер генә минутны да әрәм итмиләр. Пресс-җыйгычка идарә итүчеләр Вячеслав Ильдимиров һәм Николай Шиворов, КамАЗ шоферлары Анатолий Герасимов һәм Валентин Гуляков та нәтиҗәле хезмәт куялар «Ягуар» да эшләүче Фәнил Садыйков һәм «Полесья»га-идарә итүче Александр Яманов та «җәйнең бер көне ел туйдыра» дигән әйтемне истә тотып эшлиләр. Механизаторлар Александр Пеньков һәм Юрий Елендеев сенаж таптату һәм печән төяүдә оператив хезмәт күрсәтүләре белән аерылып торалар.
...Күпьеллык үләннәр һәм азык катнашмаларының биек һәм куе булып үсүенә хуҗалыкта игенчелек культурасына караш югары дәрәҗәдә куелган булу йогынты ясый. Үлән чәчелгән мәйданнар вакытында тукландырыла һәм эшкәртелә. Шулай ук, иге-чиге булмаган куе яшькелт төстәге иген кырлары да күзләрне иркәли. Чүп үләннәрне авыл хуҗалыгы предприятиесе кырларында түгел, басу читләрендә дә күрмисең.
«Продкорпорация» дә яфраказык хәзерләүгә дә зур игътибар бирелә. Такталыда ферма биналарында парлап бәйләнгән минекләрне киптерергә элгәннәр инде.
Бер сүз белән әйткәндә, хуҗалыкта азык запасын тулыландыруның һәр мөмкинлегеннән файдаланып калырга тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев