Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Туксанда да яшәү ямьле

Яз башында Беловка авылында яшәүче Ольга Волковага 90 яшь тулды. Озын гомер-ул язмыш бүләге. Шуның өстенә өлкән яшьтәге кеше сәламәтлегеннән дә зарланмаса-аннан да зуррак бәхет юк. Ольга Ивановнаның туган көнендә кеше күп иде. Юбилей уңаеннан балалары, оныклары, оныкчыклары бергә җыелышып мул табын әзерләгәннәр. Аның өенә район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин...

Яз башында Беловка авылында яшәүче Ольга Волковага 90 яшь тулды.


Озын гомер-ул язмыш бүләге. Шуның өстенә өлкән яшьтәге кеше сәламәтлегеннән дә зарланмаса-аннан да зуррак бәхет юк. Ольга Ивановнаның туган көнендә кеше күп иде. Юбилей уңаеннан балалары, оныклары, оныкчыклары бергә җыелышып мул табын әзерләгәннәр. Аның өенә район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин җитәкчелегендә районнан тулы бер делегация килде. Юныс Гыйляҗевич ветеранны юбилее белән җылы тәбрикләде, РФ Президенты Путинның өлкән буын вәкилләренә юллаган котлау хатын укыды, чәчәк бәйләме һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Социаль яклау Идарәсе начальнигы Наил Вәлиуллин, район газетасы редакторы Айдар Моратшин, Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов та Ольга Ивановнаны юбилее белән котлап, иминлек, сәламәтлек теләделәр. Табигате буенча тыйнак кеше буларак, ул мондый игътибардан бераз югалып та калды. «Рәхмәт, рәхмәт,-дип кабатлады ул.-Мин аерым эш башкармадым, ул чорда барысы да шулай эшләделәр...»
Ольга Ивановнаның язмышы да сугыш чоры буыны кешеләренеке кебек җиңелләрдән булмый. Бала чактан колхозда эшли башлый. Үсеп буй җиткәч, авыл егетенә кияүгә чыга. Ирен фронтка алалар. Ул сугыштан соң бәхетле гомер кичерербез дип ирен көтә, әмма солдат яшь хатынын тол калдырып, яу кырында ятып кала.
Еллар үткәч Ольга ханымтормыш юлында башка кешене очрата. Василий-сугыш юлын үткән ышанычлы һәм эш сөючән кеше була. Волковлар биш бала тәрбияләп үстерәләр. Ул-кызларын яшьтән үк хезмәткә җәлеп итеп тәрбиялиләр. Уллары да мөстәкыйль булып җитешкәч, бәхет эзләп читкә таралышмыйлар. Авылда төпләнеп калалар, әниләрен үзләренә яшәргә чакырсалар да, Ольга Ивановна нигезен ташларга теләми. Уллары-киленнәре, оныклары, күрше авылларда яшәүче кызлары һәрдаим аның хәлен белеп, ярдәм итеп торалар. Ә ул бәхетле әби: 25 оныгы, 18 оныкчыгы бар. Алар янәшәсендә шатланып яшәргә генә язсын Ходай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев