Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тугрылык өчен бүләк

2014 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе кысаларында "ТАТМЕДИА"ААҖ "Язылу өчен I-pad " призлы акциясен оештырды. Акциядә "ТАТМЕДИА" басмаларына язылган 120 кеше катнашты. Төп бүләк 64 Gbлы Apple I-padны Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Нурзия Мирзаханова откан. Иллегә якын кызыксындыру призына ия булучылар арасында "Сельская новь" газетасына язылган Савруш авылы башлангыч сыйныф...

2014 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе кысаларында "ТАТМЕДИА"ААҖ "Язылу өчен I-pad " призлы акциясен оештырды.


Акциядә "ТАТМЕДИА" басмаларына язылган 120 кеше катнашты. Төп бүләк 64 Gbлы Apple I-padны Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Нурзия Мирзаханова откан. Иллегә якын кызыксындыру призына ия булучылар арасында "Сельская новь" газетасына язылган Савруш авылы башлангыч сыйныф укытучысы Татьяна Романова да бар. Республика көне алдыннан истәлекле бүләкләр тапшыру өчен Татьянаны редакциягә чакырдык. "ТАТМЕДИА" ААҖ филиалының "Сельская новь" газетасы директор-мөхәррире Айдар Моратшин якташыбыз Нәбирә Гыйматдинованың "Повестьлар" китабын (бәйгенең жюрилары йомгак ясавы буенча) һәм филиалдан истәлекле бүләк тапшырды.
-Безнең газетага тугры булганыгыз өчен рәхмәт сезгә,-диде Айдар Моратшин. -"ТАТМЕДИА" линиясе буенча башка конкурслар да оештырыла, сезне алга таба да катнашырга чакырам.

-Безнең гаилә район газетасын дистәләгән еллар дәвамында алдырып килде, хәзер минем үз гаиләм, шулай да аны яратып укыйм,-дип фикерләре белән уртаклашты Татьяна. -Конкурста беренче тапкыр катнаштык, әлбәттә инде, I-pad ка исәп тотмадык, бары тик яраткан газетабыздан аерыласыбыз килмәде.

Татьянаның ун яшьлек улы Андрей да безнең газетаны түземсезлек белән көтеп алуын әйтте. Димәк, яшьләр дә район газетасына зур бәя бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев