Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Туган Телне танытучылар

Районда бер айдан бирле "Мин татарча сөйләшәм" дип аталган акция бара. Акциянең максаты-халык арасында татар телен таныту. Акция тантаналы төстә 21 февральдә үк башланды. Акция логотибы төшерелгән футболкалар һәм бейсболкалар кигән укучылар мәктәпкә килүчеләрне чәк-чәк белән каршы алдылар һәм татар телендә сәламләделәр. Мәктәптә көне буена татар моңнары яңгырады, балалар викториналарда...

Районда бер айдан бирле "Мин татарча сөйләшәм" дип аталган акция бара.

Акциянең максаты-халык арасында татар телен таныту. Акция тантаналы төстә 21 февральдә үк башланды. Акция логотибы төшерелгән футболкалар һәм бейсболкалар кигән укучылар мәктәпкә килүчеләрне чәк-чәк белән каршы алдылар һәм татар телендә сәламләделәр. Мәктәптә көне буена татар моңнары яңгырады, балалар викториналарда катнаштылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр, мәкальләрне дәвам иттеләр. Балалар үз куллары белән "Татарча беренче 150 сүз" сүзлекләре, якташ-язучыларыбыз турында буклетлар, тарату өчен сувенирлар әзерләгәннәр.

Акциядә катнашучылар кибетләрдә, район шифаханәсендә булдылар, ә менә бала тудыру бүлегендә яшь әниләргә бишек җырлары тупланган буклетлар бүләк иттеләр.
"Акционерлар" Май чабу, Нәүрүз бәйрәмнәрендә дә актив катнаштылар. Балалар һәм аларның татар теле укытучылары Рушания Моратшина, Гүзәл Әюпова махсус футболка һәм бейсболка сатып алуда ярдәм иткән өчен, өченче мәктәп директоры Җәмилә Вәлиевага рәхмәтләрен белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев