Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тәртип үзебезгә кирәк

Аксубайда узган атна ныклап тәртип салу белән төгәлләнде. Бу көнне район үзәгенең барлык оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре көрәкләр, тырмалар белән коралланып, бистәдә тәртип урнаштырырга чыктылар. Алар үз территорияләрендә генә түгел, бүленгән участокларда - үзәк урамнарда, кешеләр күпләп йөри торган урыннарда санитар чистарту уздырдылар. Шимбә өмәсенең нәтиҗәсе күз алдында - чүп-чар...

Аксубайда узган атна ныклап тәртип салу белән төгәлләнде.



Бу көнне район үзәгенең барлык оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре көрәкләр, тырмалар белән коралланып, бистәдә тәртип урнаштырырга чыктылар.


Алар үз территорияләрендә генә түгел, бүленгән участокларда - үзәк урамнарда, кешеләр күпләп йөри торган урыннарда санитар чистарту уздырдылар. Шимбә өмәсенең нәтиҗәсе күз алдында - чүп-чар белән пычранган урамнар, парклар, скверлар матураеп, чистарып калды.


Үзәк китапханә, музей, почта хезмәткәрләре массакүләм ял итү урыны булган паркны кар астында яткан яфрак, чыбык-чабыктан арындырдылар. Ленин паркында бистә советы, Росреестр, финанс бүлеге, Россельхозбанк хезмәткәрләре тырышып хезмәт куйдылар. Җыелган чүп-чарны каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгару өчен шунда ук машинага төяделәр.


-Ә бит чисталык безнең үзебезгә кирәк, - дип раслый шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитет җитәкчесе Леонид Жуков. -Әйләнә-тирәдә тәртип булса, үзебезгә күңелле. Аның белән без район үзәгенең әйләнеп узу юллары буйлап та йөреп чыктык. Район үзәге чикләре дә хезмәт коллективлары көче белән чистартылган. Автомобиль юлларының ике ягы буйлап та чүп-чар тутырылган капчыкларны күрергә була иде. Махсус машина соңыннан аларны ТБО полигонына илтәчәк. Газ участогына бару ягында күпсанлы балалар универсаль технологияләр техникумының сад-бакчасын чистарттылар.


-Безгә куакларның артык ботакларын кисәргә куштылар, әйткәнне эшлибез... - дип көлештеләр укучылар.
Үзәк хастаханә янында без чүп-чар җыеп йөрүче егет-кызларны күрдек. Алар да үз эшләреннән канәгать иделәр, чөнки әйләнә-тирәнең чистарып, матураеп калуы күзләрне иркәли.


3 нче мәктәп хезмәткәрләре - Романов урамында, икенче мәктәп һәм "Кояшкай" балалар бакчасы эшчеләре әйләнеп узу юлында тәртип урнаштырдылар. Бу көнне Аксубай чиста, матур төс алды.


Фотоларны монда карарга http://aksubayevo.ru/ru/gallery/category/69--18042015.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев