Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тәртип – иминлек нигезе

Районда Санитария-экологик икеайлык дәвам итә. Язгы һава торышы һәр көнне үзен белдерә бара. Бистәнең йөзе күзгә күренеп үзгәрә, ул ямьлерәк, матуррак була бара. Оешма һәм предприятиеләрнең хезмәт коллективлары, шәхси йортларда яшәүчеләр район үзәген төзекләндерүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Тиздән чәчәк түтәлләрендә эшләр башланыр. Узган елда җәй буена һәм салкын көзгә...

Районда Санитария-экологик икеайлык дәвам итә.

Язгы һава торышы һәр көнне үзен белдерә бара. Бистәнең йөзе күзгә күренеп үзгәрә, ул ямьлерәк, матуррак була бара. Оешма һәм предприятиеләрнең хезмәт коллективлары, шәхси йортларда яшәүчеләр район үзәген төзекләндерүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Тиздән чәчәк түтәлләрендә эшләр башланыр. Узган елда җәй буена һәм салкын көзгә кадәр, Аксубай үзәгендәге чәчәк түтәлләре күз явын алып торды. Көннәр җылыну белән бер проблема хәлне борчый-бистә урамнары буйлап терлекләр иркенләп утлап йөриләр. Кәҗәләр өере-чәчәкләр, үсентеләр өчен иң куркыныч дошман. Узган ел да алар яшь үсентеләргә аеруча зур зыян китерделәр. Кәҗәләргә каршы рәсми органнар да, халык та көрәште. Ирекле утлап йөргән терлекләрнең хуҗаларын районның административ комиссиясенә чакырдылар, алар хәтта штраф та түләделәр. 2006 елның 4 апрелендә кабул ителгән карар нигезендә, йорт хайваннары йортта яки бәйдә булырга тиеш. Кайбер кешеләр аларны урамга чыгарып җибәреп, аларның кайда икәнлекләрен дә белмиләр.

Быел урамнарны күпләп яшелләндерү каралган. Терлекләр аларны таптап бетермәсләрме икән?

-Быел урамнарда иркенләп утлап йөргән хайваннарның хуҗаларына карата кискен җәзалар күреләчәк,-дип сөйли баш белгеч-район башкарма комитетының административ комиссия сәркатибе Владимир Кононов. Яшел үсентеләрнең сакланышын контрольләү эше көчәйтеләчәк.

Әгәр дә урамда терлекләр иркенләп утлап йөрсә, аларның хуҗалары җаваплылыкка тартылачак. Моның өчен хуҗаларга 2000-3500 сум күләмендә штраф салу каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев