Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тәрбиягә алынган балалар турында

"Нежность" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Гаиләнең кунаклар кабул итү бүлмәсе" дип аталган клуб үз эшен дәвам итә. Социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "коллегалары" белән аралашу өчен тәрбиягә бала алган гаиләләр җыелган иде. Әлеге клуб эшендә опека һәм попечительлек секторы җитәкчесе Руфиль Дәүләтшин да катнашты. Очрашу дустанә мохитта үтте. Социаль педагог...

"Нежность" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Гаиләнең кунаклар кабул итү бүлмәсе" дип аталган клуб үз эшен дәвам итә.


Социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "коллегалары" белән аралашу өчен тәрбиягә бала алган гаиләләр җыелган иде. Әлеге клуб эшендә опека һәм попечительлек секторы җитәкчесе Руфиль Дәүләтшин да катнашты. Очрашу дустанә мохитта үтте. Социаль педагог Наталья Константинова һәм психолог Гүзәл Моратшина "Тәрбиягә бала алган гаиләдә бала тәрбияләү" темасына занятие үткәрделәр.


Аралашу тренинг формасында үтте. Ата-аналар үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр, гаиләгә алган балалар тәрбияләүдәге проблемалы хәлләрне тикшерделәр. Кайберәүләр әйтүенчә, өйдә барысы да яхшы булса да, кайчакта тәрбиягә алынган балалар белән мәктәптә яшьтәшләре начар аралаша.


Мондый очрашулар тәрбиягә бала алган ата-аналар өчен бик тә кирәкле. Алар педагогика серләрен ачалар, үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев