Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР Президентыннан – автомобиль

Максимовлар гаиләсе ТР Президентында кабул итүдә булып, аннан яңа, LADA Largus! автомобилендә кайтты! Мондый зур бүләккә Татарстаннан тагын ике гаилә лаек булды. Татьяна һәм Михаил дәүләт башлыгы кулыннан асрауга алынган балаларны тәрбияләгән (дүрт бала һәм тагын үзләренеке), актив җәмәгать эшчәнлеге алып барганнары өчен җиде урынлы автомобиль ачкычы алдылар. -Барысы да...

Максимовлар гаиләсе ТР Президентында кабул итүдә булып, аннан яңа, LADA Largus! автомобилендә кайтты!


Мондый зур бүләккә Татарстаннан тагын ике гаилә лаек булды. Татьяна һәм Михаил дәүләт башлыгы кулыннан асрауга алынган балаларны тәрбияләгән (дүрт бала һәм тагын үзләренеке), актив җәмәгать эшчәнлеге алып барганнары өчен җиде урынлы автомобиль ачкычы алдылар.

-Барысы да «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз күзлегеннән» республика бәйгесендә җиңүдән башланды, - дип сөйли Татьяна. - Менә шунда мин үземә дә, балаларыма да ышандым...
Аннан соң барлык төр бәйгеләрдә, фестивальләрдә, очрашуларда җиңү яулыйлар. Максимовлар соңгы елларда «Идел буендагы иң яхшы гаилә - 2013» округ фестиваль-бәйгедә «Изге йөрәк» номинациясендә дипломат булды, гаилә кыйммәтләрен саклаган өчен Андрей Первозванный милли дан үзәге фондыннан «Ана изгелеге» медале белән бүләкләнде. Алар тәрбиягә бала алган гаиләләрнең «Туган йорт җылысы» Хәйрия фестивалендә җиңү яуладылар, ел саен үткәрелә торган «Уяв» чуаш милли мәдәни бәйрәмендә дипломат булдылар.

Татьяна һәм Михаил «Тәрбиягә бала алган ата-аналар ассоциациясе» иҗтимагый төбәк оешмасы, «Ата йорты» - «Отчий дом» иҗтимагый төбәк оешмасы, Кама аръягы зонасында тәрбиягә бала алган гаиләләрнең «Без бергә» иҗтимагый берләшмәсе эшчеләр төркеме, Аксубай районының тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм итүче консультатив төркем әгъзалары булып торалар. Социаль ятимнәр проблемасын хәл итүгә, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның тормышын җайлауда гаилә алымнарын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен аларга «Компетентлы ата-ана» исеме бирелде. Һәр гаиләнең үзен борчыган сораулары, проблемалары бар. Тәрбиягә бала алган ата-аналарга методик һәм психологик ярдәм күрсәтү проблемасы бер безнең районга гына кагылмый.

Максимовлар җәмәгать эшләрен кече яшьтәге, шул исәптән инвалид балаларны да, тәрбияләү эшен тавык чүпләп бетермәслек йорт эшләрен башкару белән бергә алып баралар. Ә Татьяна китапханәдә эшли, аның эше дә җиңелләрдән түгел. Хәзер исә гаиләнең машинага утырып эшлекле сәфәрләргә, ял итәргә чыгу мөмкинлеге пәйда булды. Ә аларның уй-хыяллары һәм планнары күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев