Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР Конституциясе көне белән!

Ике дистә ел элек Җөмһүриятебезнең Югары Советы Татарстанның яңа төп законын кабул итте. Узган еллар шартларын исәпкә алсаң, бу өр-яңа, перспективалы карар булды. Егерме ел дәверендә Конституция үзенең дәвамлы булуын һәм хокукларга нигезләнүен исбатлады. Ул социаль һәм икътисади проблемаларны хәл итү нигезе, республикада иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны тәэмин итү гаранты булды. Бүген...

Ике дистә ел элек Җөмһүриятебезнең Югары Советы Татарстанның яңа төп законын кабул итте. Узган еллар шартларын исәпкә алсаң, бу өр-яңа, перспективалы карар булды.


Егерме ел дәверендә Конституция үзенең дәвамлы булуын һәм хокукларга нигезләнүен исбатлады. Ул социаль һәм икътисади проблемаларны хәл итү нигезе, республикада иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны тәэмин итү гаранты булды. Бүген Рәсәй Федерациясенең алга киткән субъектларының берсе буларак, Татарстан Рәсәй дәүләтчелеген ныгыту яклы. Әлеге бөек эшләрдә сезнең хезмәт өлешегез дә бар, мөхтәрәм аксубайлылар! Сезне ихластан республикабызның төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе белән котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч телим.
Аксубай муниципаль район башлыгы
Камил Гилманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев