Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Төп казаныш – күпфункцияле үзәк

Районда муниципаль берәмлек Советларының киңәйтелгән утырышларын үткәрү башланды. Беренчеләрдән булып Иске Ильдеряк авыл җирлеге депутатлары ел дәвамында башкарылган эшләр турында хисап тоттылар. Нинди эшләр башкарылган: һәйкәлләр һәм обелисклар төзекләндерелгән. Һәр торак пунктта чүплек территорияләре тәртипкә китерелгән. Электр энергиясен исәпкә ала торган 3 җиһаз куелган, яктыртуның яңа 3 ноктасы булдырылган. Иске...

Районда муниципаль берәмлек Советларының киңәйтелгән утырышларын үткәрү башланды.


Беренчеләрдән булып Иске Ильдеряк авыл җирлеге депутатлары ел дәвамында башкарылган эшләр турында хисап тоттылар.

Нинди эшләр башкарылган: һәйкәлләр һәм обелисклар төзекләндерелгән. Һәр торак пунктта чүплек территорияләре тәртипкә китерелгән. Электр энергиясен исәпкә ала торган 3 җиһаз куелган, яктыртуның яңа 3 ноктасы булдырылган. Иске Ильдерякта, Иляшкино һәм Тарханкада карт агачларны кискәннәр, 300 куак утыртканнар. Иске Ильдерякта елга аша күпер салганнар. Тарханкадагы күпфункцияле үзәкне һәм Иляшкино башлангыч мәктәбен теркәгәннәр һәм милеккә күчергәннәр. Яңа Ильдерякта күпергә капиталь ремонт ясалган. Иске авыл мәдәният йортын үзгәртеп корганнар, хәзер анда авыл җирлеге, почта, музей, участковый кабинеты һәм ТОС өчен кабинет урнашкан. Чуаш Енорускиносында мәктәпкә капиталь ремонт ясалган. Суүткәргеч линиясендәге 9 авария нәтиҗәсе, янгын нәтиҗәсе бетерелгән, Тарханкада скважина өстенә агач бура урнаштырганнар, насосны алмаштырганнар.

Җирлек автомобильгә ия булган. Үзара салым хисабына 500 метр юлга ком салынган. Ленин урамына, мәдәният йорты тирәсенә һәм Иске Ильдеряк урамнарына түшәү өчен вак таш сатып алынган, Чуаш Енорускиносында, Яңа Ильдеряк һәм Иляшкинода зыярәт коймаларын ремонтлау, Тарханкада чишмәне төзекләндерү өчен төзелеш материаллары сатып алынган.

2015 елда үз керемнәре буенча бюджет 100 проценттан артыкка үтәлгән. Җирлек территориясендә фермерлар Валерий Сапеев, Сергей Морозов һәм Александр Ижутов уңышлы эшлиләр.

Планлаштырыла: Чуаш Енорускиносында электр линияләрен капиталь ремонтлау, Иске Ильдерякта елга аша үтеп йөрү өчен вакытлы басма төзү, зыярәтләрдә койма тоту, Чуаш Енорускиносында һәм Тарханкада чишмәләрне төзекләндерү. Һәр торак пунктта юлларга вак таш салу да күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев