Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Төп бәла – юллар

Татарстан Республика Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе җитәкчесе Роза Килькеева Аксубайда күчмә кабул итү үткәрде. Аксубай районы халкы аңа шәхси сораулар белән генә түгел, шулай ук җәмгыятькә кагылышлы мәсьәләләр белән дә мөрәҗәгать иттеләр. Күп кенә сораулар районның торак пунктларында юллар төзүгә юнәлтелгән иде. Берничә аксубайлы эшкә урнаштыруны сорап мөрәҗәгать...

Татарстан Республика Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе җитәкчесе Роза Килькеева Аксубайда күчмә кабул итү үткәрде.

Аксубай районы халкы аңа шәхси сораулар белән генә түгел, шулай ук җәмгыятькә кагылышлы мәсьәләләр белән дә мөрәҗәгать иттеләр.
Күп кенә сораулар районның торак пунктларында юллар төзүгә юнәлтелгән иде.
Берничә аксубайлы эшкә урнаштыруны сорап мөрәҗәгать итте. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең туганнары транспорт мәсьәләсен хәл итүне үтенде. Эш шунда гемодиализ процедурасын алу өчен Нурлатка барып йөрергә кирәк. Безнең районнан аңа 6 кеше мохтаҗ. Аларга һәрдаим кыйммәт бәядән такси ялларга туры килә.
Аксубай районының бер вәкиле паспорт һәм гражданлык алу өчен оешма бусагаларын таптап арыган. Билгесез сәбәпләр аркасында чит илгә чыгу һәм кире кайту аңа шундый хәл тудырган. Берничә ел элек хокук саклау өлкәсендә эшләп чыгуына карамастан, ул хәзерге вакытта хәтта эшкә дә урнаша алмый.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә игътибарга алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев