Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тотрыклы булу үсешкә илтә

Әлеге атнаның чәршәмбесендә Шәрбән һәм Кәкре Күл авыл җирлекләре вәкаләтле органнарының киңәйтелгән утырышлары үтте, анда әлеге авыл җирлеге башлыкларының 2011 елда башкарылган эшләренә уңай бәя бирелде, әмма шуның белән бергә, тәнкыйть сүзләре дә яңгырады. Тормышның бер урында гына тормавын, торак пунктларның йөзе яхшы якка үзгәрүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Шәрбәндә...

Әлеге атнаның чәршәмбесендә Шәрбән һәм Кәкре Күл авыл җирлекләре вәкаләтле органнарының киңәйтелгән утырышлары үтте, анда әлеге авыл җирлеге башлыкларының 2011 елда башкарылган эшләренә уңай бәя бирелде, әмма шуның белән бергә, тәнкыйть сүзләре дә яңгырады.


Тормышның бер урында гына тормавын, торак пунктларның йөзе яхшы якка үзгәрүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Шәрбәндә инвесторлар тарафыннан авыл хуҗалыгы производствосын оештыру мәсьәләсе ачык кала бирә, әмма башка яктан караганда, шәрбәнлеләрнең шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлек саны арта. Терлекләр саны буенча алар районда лидерлыкны тоталар. Монда шулай ук продукция сату да үсеш алган. Район җитәкчелеге җирле балалар иминлеге өчен барысын да эшли. Шәрбән төп мәктәбендә 52 укучы бар, аларга 17 укытучы белем бирә. Җирле балалар бакчасында 9 бала тәрбияләнә, аларны 4 хезмәткәр тәрбияли. Үткән елда мәктәп 1,1 миллион сумлык заманча оргтехника һәм җиһазлар сатып алды.
Шәрбән авыл җирлеге утырышында җирлек башлыгы Мәкъсум Шәйхетов адресына тәнкыйть сүзләре дә яңгырады. Атап әйткәндә, сарык һәм атларның ирекле утлап йөрүенә, ФАП ны су белән тәэмин итү мәсьәләсенең җирле күләмдә хәл ителмәвенә һәм хуҗасыз этләргә кагылышлы. Авылда массакүләм спортны үстерү өчен, халык таләбе белән мәктәп спорт залында җылыту системасын җайга салырга булганнар.
Кәкре Күл авыл җирлеге утырышы үткән Түбән Баланда авылы районда мул тормышлы авылларның берсе, монда бөтен инфраструктура да алга киткән. «ВАМИН-Аксу» сөт фермасы тулы куәткә эшли, төп трассада авыл үзәгенә кадәр асфальт юл салынган, соңгы өч елда башлангыч мәктәп-балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган, монда 40 бала тәрбияләнә һәм белем ала, тагын 8 бала чиратта тора. Бу авыл иҗат коллективлары булган рус милли үзәге булып тора. Үткән ел алар Россия һәм республика грантларын отып, 650 мең сумга үз планнарын тормышка ашырдылар.
Кәкре Күл мәктәбе дә елдан-ел яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Югарыда телгә алынган учреждениеләргә район башлыгы Камил Гилманов тарафыннан уңай бәя бирелде.
Югары Баланда халкы тарафыннан күтәрелгән проблемаларны һәм Түбән Баланда авылындагы өйләрнең берсен су белән тәэмин итү мәсьәләсен тикшерү киеренке мохитта үтте. Әлбәттә инде, авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев та район башлыгы тарафыннан кисәтүсез калмады. Әлеге кечкенә авылда су белән тәэмин итү мәсьәләсе ачык кала бирә, ФАП, кибет юк, урамнар кардан чистартылмый. Әлеге мәсьәләләргә бәйле район башлыгы якын арада район үзәгендәге кайбер хезмәтләр җитәкчеләре белән Югары Баландада очрашырга һәм аларны урында хәл итәргә тәкъдим итте. Киңәшмәдә шулай ук Кәкре Күл авылына кагылышлы кайбер мәсьәләләр дә күтәрелде. Атап әйткәндә, мәктәпкә кадәр каты түшәмәле юл салу, «Кәкре Күл» бүлегендә өстәмә эш урыннары булдыру, гыйбадәт кылу йортын үзгәртеп кору.
Ике авыл җирлегендә дә халык һәм чыгыш ясаучылар 4 мартта үтәчәк Россия Федерациясе Президенты сайлау мәсьә-ләләренә кагылдылар. Авыл кешеләре белән очрашулардан күренгәнчә, әлеге мәсьәлә күпләрне, бигрәк тә ил, республика һәм шул исәптән район язмышы өчен борчылган урта һәм өлкән яшьтәге кешеләрне дулкынландыра. Аларны шулай ук балалар язмышы да кызыксындыра.
-Безгә Зюганов та, Прохоров та кирәкми,-дип билгеләп үтте үз чыгышында Шәрбән авылы аксакалы, элеккеге коммунист, озак еллар авыл Советы булып эшләгән Гомәр Сафин,-ил белән үзенең эшкә сәләтле булуын, күрсәткән, аны тирән кризистан алып чыга алган кеше җитәкләргә тиеш. Үз тормышыбыздан зарлану безнең өчен зур гөнаһ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шђрбђн џђм Кђкре Књл авыл ќирлеклђре