Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тормышны эш белән бизиләр

Трудолюбово җирлеге башлыгы Рәис Яһудин сүзләренә караганда, җирлектә хезмәткә яраклы 183 кешенең 171 е эш белән мәшгуль, хезмәткә яраклы 100 дән артык кеше нигездә авыл хуҗалыгында хезмәт куя. Шуны билгеләп үтәсе килә, соңгы елларда җирлектә шәхси йорт тирәләрен һәм тулаем авылны төзекләндерү буенча зур эш башкарылган. Трудолюбовоның язын һәм көзен...

Трудолюбово җирлеге башлыгы Рәис Яһудин сүзләренә караганда, җирлектә хезмәткә яраклы 183 кешенең 171 е эш белән мәшгуль, хезмәткә яраклы 100 дән артык кеше нигездә авыл хуҗалыгында хезмәт куя.


Шуны билгеләп үтәсе килә, соңгы елларда җирлектә шәхси йорт тирәләрен һәм тулаем авылны төзекләндерү буенча зур эш башкарылган. Трудолюбовоның язын һәм көзен үтеп чыкмаслык пычрак булган Ленин урамы тәртипкә китерелгән. Алга поселогы халкы үзләре җыелып вак таш сатып алганнар һәм Трудолюбово-Алга юлын дәвам иттереп, 250 метр юлны төзекләндергәннәр. Җирлек җитәкчелеге әлеге эшне оештыручы, баш иганәче Батдалов Рөстәм Әхәт улына һәм булышлык күрсәткәне өчен депутат Яһудин Рәсим Мидхәт улына рәхмәт белдерә.
Узган ел Трудолюбово башлангыч мәктәп-балалар бакчасы түбәсен япканнар, койма яңартылган. Шунысы күңелсез, ташландык йортлар авыл йөзен ямьсезләтеп тора. Аларны бергәләп сүтеп алып, тиешле тәртип булдыру-җирлекнең бурычы булып тора.
Авыл җирлеге территориясендә 6 зират бар. Соңгы елларда аларны тәртипкә китерү өчен күп көч, акча сарыф ителгән. Узган ел Тукай поселогы зираты тәртипкә китерелгән. Ирекле рәвештә 100 мең сумнан артык акча җыелган, әлеге средствога зират тирәсе профнастил белән тотып алынган, авыл кешеләре карт агачларны кисү белән мәшгуль булган.
Санкцияләнмәгән чүплекләр мәсьәләсе кискен килеп баса. Чүп-чарны кырга, юл, урман буйларына ташлаучы намуссыз кешеләр дә очрый. Рәис Яһудин авылдашларын бер-берсен хөрмәт итәргә, чүпне бары тик тиешле урынга гына ташларга чакырды.
Трудолюбово һәм Котловкада 2 скважина эшли; Алга, Тукай, Октябрь поселокларында чишмәләр төзекләндерелгән. Культура, 3-Интернационал поселокларында җәйге коелар кибеп беткәч, суны тракторлар белән ташырга туры килгән. Хәзерге вакытта средство табылган, әлеге поселокларда су торбалары сузылган, скважина казылган, суэтем башнясы урнаштырылган. Боларның барысы да кыска вакыт эчендә башкарылган, быел әлеге объект тапшырылачак.
Урамнарны яктырту өчен 18 фонарь куелган, әмма яктырткычларның аз булуына карамастан, һәр елны электр энергиясе артык тотыла. Моның сәбәбе 5 нче үткәргеч булмауда, лампочкалар еш сафтан чыга, ә Культура поселогы клубы һаман да электр белән җылытыла, мәктәп белән ФАП та аның түбәсе астында урнашкан. Быел урамнарны яктыртуны автомат сүндерүгә күчерү планлаштырыла.
Җирлек территориясендә ике буа бар, 2012 елда Алга поселогы янындагы буа капиталь ремонтланды. Муниципаль район башлыгы ярдәме белән буа республика программасына кертелгән. Быел өстәмә табыш алу буенча эшне гадиләштерергә кирәк.
Трудолюбовода ФАПны ремонтлау эшләре башланган-тәрәзәләр, ишекләр алмаштырыла. Культура поселогында ФАП-клуб-башлангыч мәктәп комплексының җылыту системасы ремонт таләп итә, әмма моның өчен зур күләмдә средство кирәк, җирлек бары тик үз көче белән генә моны башкарып чыга алмый. Халык әлеге мәсьәләдә район җитәкчелегенең булышлык итүен үтенде.
Нургалиевка поселогының өлкән яшьтәге кешеләре поселокка кадәр юлны чистарту мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иттеләр. Әлеге сорауга «ВАМИН-Аксу» агрофирмасы генераль директоры Искәндәр Зәйдуллин, юлларны кардан чистартуны агрофирма үз өстенә ала, дип ышандырды.
Тулаем алганда Трудолюбово җирлеге Советы эшенә район җитәкчелеге тарафыннан яхшы бәя бирелде. «Биредә хезмәт сөючән халык яши, эшләгән җирдә-җинаятькә дә, исереп йөрергә дә вакыт юк. Күргәнебезчә, эшләгән халыкка инвестор да булышлык күрсәтә, без дә игътибарсыз калдырмаячакбыз», дип билгеләп үтте Камил Гилманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев