Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тормыш юлын җырлап кына

Пионер поселогында гомер кичерүче Бибисара Даутова яшьтән үк үткен, әрсез була. Шул көннәрдә аңа туксан яшь тулды, әмма ул хәзер дә активлыгын югалтмаган. -Ирем Минвәли бик оста гармунчы иде, - дип сөйли Бибисара Закир кызы. - Без икәүләп концертларда да, кышкы озын кичләрдә өйдә дә халык җырларын башкара идек. Үзенең...

Пионер поселогында гомер кичерүче Бибисара Даутова яшьтән үк үткен, әрсез була.

Шул көннәрдә аңа туксан яшь тулды, әмма ул хәзер дә активлыгын югалтмаган.
-Ирем Минвәли бик оста гармунчы иде, - дип сөйли Бибисара Закир кызы. - Без икәүләп концертларда да, кышкы озын кичләрдә өйдә дә халык җырларын башкара идек.
Үзенең сөйләгәннәрен исбатлагандай, безгә дә берничә татар халык җырын башкарды ул. Әбинең тавышы әйбәт чыга әле. Бибисара әби Иске Кыязлы авылында туып-үсә. Ул озын гомерлеләр нәселеннән, эне-сеңелләре дә исән-саулар. Пионерга аны ире алып килә. Әмма 1942 елда ул иренең үлгән хәбәрен ала. Ялгыз хатын эштән юаныч таба.
-Барысы да җир себереп эшләгәндә, мин дә өйдә утырмадым, билгеле, - ди Бибисара Закировна, көндәлек хезмәтне батырлыкка санамыйча.
Сугыштан соң фронтовик Минвәли Даутовка тормышка чыга. Бер ул тәрбияләп үстерәләр, аңа белем алуда булышалар. Хәзер исә улы Ваил һәм килене Нәфисә әниләрен кайгыртып аның белән бергә яшиләр. Алар үзләре дә әби-бабай булганнар инде, ике оныклары бар.
Бибисара әби Мокшинода савымчы булып эшли.
-Бригадада татарлардан бер мин генә идем, калганнары бар да чуашлар, шулар арасында чуашча сөйләшергә өйрәндем дә инде, - диде ул.
Юбилярны тәбрикләргә хакимият вәкилләре дә килде. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рәис Галиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин һәм МЮД авыл җирләге башлыгы Татьяна Зюзина район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырып, ветеранга ихлас теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев