Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тормыш яхшы булсын өчен

Сөнчәле авыл җирлегендә киңәйтелгән утырыш оешкан төстә һәм эшлекле мохитта үтте. Аның җитәкчесе Ирина Крайнова отчет доклады белән чыкты. Ул китереп үткән мәгълүматларга караганда, узган ел администрациягә язмача 48 һәм 1000 нән артык телдән мөрәҗәгать кергән һәм аларның берсе генә дә игътибарсыз калдырылмаган. Авыл җирлеге территориясендә халыкның тулы канлы тормышын...

Сөнчәле авыл җирлегендә киңәйтелгән утырыш оешкан төстә һәм эшлекле мохитта үтте.


Аның җитәкчесе Ирина Крайнова отчет доклады белән чыкты. Ул китереп үткән мәгълүматларга караганда, узган ел администрациягә язмача 48 һәм 1000 нән артык телдән мөрәҗәгать кергән һәм аларның берсе генә дә игътибарсыз калдырылмаган. Авыл җирлеге территориясендә халыкның тулы канлы тормышын тәэмин итү өчен каралган барлык социаль-мәдәни, көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары да уңышлы гына эшләп килә. Урта мәктәптә 144 укучы белем ала, башлангыч мәктәп, балалар бакчасында 22 бала тәрбияләнә, бер фельдшер-акушерлык пункты, бер фельдшер пункты, 3 кибет эшли.
Авылларның барысына да газ кергән, 127 хуҗалыкка су кертелгән, 85 хуҗалык телефонга тоташтырылган. Билгеләп үтелгәнчә, бюджетның керем өлешенең даими тулылануы уңышлы эш нигезе булып тора, 2012 елда ул 105 процентка тулыланган, 2012 ел әҗәтләрсез тәмамланган, хезмәт хакы тулысынча түләнгән. Күпчелек җирлекләрдәге кебек, яшьләрнең авылда калырга теләмәве төп проблема булып кала.
Авылны төзекләндерүгә бәйле киләсе елда түбәндәге эшләрне башкару планлаштырыла: иске мәктәпне сүтеп аның урынында парк булдыру, авыл очына кадәр юл төзү, авыл урамнарын тәртиптә тоту.
Шуның белән бергә проблемалы мәсьәләләр дә аз түгел. Бу Кече Сөнчәлегә кадәр юлларның начар, фермага кадәр асфальт юлның җимерек торышта булуы, фельдшерлык пункты һәм почта бүлеге биналарының тузган булуы, суүткәргечкә бәйле проблемалар һ.б. Ирина Крайнова авыл җирлегенә актив ярдәм итүчеләргә, җәмәгать спорт чараларында катнашучыларга мактау грамоталары тапшырды.
Сөнчәле урта мәктәбе директоры Алексей Бокарев аның эшчәнлеге белән таныштырды. Әлеге белем бирү учреждениесе республикада балаларның сәламәтлеген саклау буенча алтын дәрәҗәгә ия булган унөч мәктәп хисабында.
Район башлыгы Камил Гилманов киңәйтелгән утырышка йомгак ясап, гражданнар биргән сорауларга җавап бирде. Авыл кешеләренә мөрәҗәгать итеп ул, дәүләт тарафыннан тәкъдим ителгән кредитлардан файдаланып, гаилә фермаларын үстерергә кирәк, дип ассызыклады. Быел авыл тормышында яхшы якка үзгәрешләр көтелә, модульле ФАП төзү, урамнарны яктырту һ.б. эшләр эшләнәчәк.
* * *
Шул ук көнне Мюд авыл җирлегендә дә совет утырышы халыкның актив катнашында үтте.
Авыл җирлеге башлыгы Надежда Бокарева үзенең отчет чыгышында узган елда төгәлләнгән барлык проектларны яктыртты. Финанс планына килгәндә-2012 ел бюджеты 2 миллион 431 мең сум тәшкил иткән, керем өлеше дә, чыгым өлеше дә тулысынча үтәлгән. Шул исәптән 891 мең сумы үз керемнәре. Позитив үзгәрешләргә килгәндә-Пионер поселогына кадәр юл төзелгән, Иске Мокшино авылында чишмә ачылган.
Демографик хәлне яхшы дип әйтеп булмый: 12 бала туган, 20 кеше үлгән, 1 никах теркәлгән, 3 гаилә аерылышкан. Җирлек эшчәнлегенә кагылышлы төп моментларның берсе-халыкның эш белән мәшгульлеге. Авыл җирлеге территориясендә «ВАМИН-Аксу» агрофирмасы авыл хуҗалыгы эшчәнлеген алып бара. Моннан тыш, 9 крестьян-фермер хуҗалыгы, өч гаилә фермасы эшли. Билгеләп үтелгәнчә, агрофирма һәр гаилә пае өчен аренда суммасын түләгән. Шуның өстенә инвестор төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүдә дә ярдәм итә. Юлларны кардан чистартуны да ул үз өстенә алган.
Җирлекнең биш торак пунктында суүткәргеч эшли, Ә Пионер поселогында суэтем башнясы авария хәлендә. Сөлчә елгасы аша салынган күпер дә ремонт таләп итә. Җирлек башлыгы чыгышында изге эшләрдә ярдәм кулы сузган Иске Мокшино урта мәктәбе, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, авыл пенсионерлары адресына, яңа ел акциясе оештырганы өчен Ирина Степановага рәхмәт сүзләре яңгырады. Элеккеге җирлек башлыгы Фәрит Баймөхәммәтовка да тырыш хезмәте өчен мактау сүзләре әйтелде. Урта мәктәп директоры Рәис Шәрәфетдинов аның уңышлары турында сөйләде. Леонид Лимонов авыл ветераннар советы эшенә тукталды. Луиза Минсафина, Татьяна Бикулова авыл проблемалары турында сөйләделәр. Утырышта җирлеккә кергән барлык торак пунктлар вәкилләре чыгыш ясап, көнүзәк мәсьәләләр, нәрсә борчуы, нәрсәне дә булса үзгәртү теләге турында сөйләделәр. Менә шуның өчен чыгышлар эмоциональ һәм кискен килеп чыкты.
Район башлыгы Камил Гилманов утырышка йомгак ясап, җирлек эшчәнлегендә прогрессив эшләрнең аз булмавын билгеләп үтте. Терлекчеләр, механизаторлар да яхшы эшләгәннәр, авылны төзекләндерү буенча да күп эшләр башкарылган. Киләчәктә чишмәдән су белән тәэмин итүне җайга саласы, МЮД поселогы язмышын уйлап хәл итәсе бар. Утырыш сигез бала анасы Валентина Лимоновага тантаналы рәвештә «Ана даны» медален тапшыру белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев